Җиккәне – кеше дөясе.
Алты айлык агыр йортыңнан
Урын тапмый, атамның
Киселеп китте җөясе[290],
Аның көне кемгә охшар?
Әй ханиям, ханиям!
Маңлайдан аккан ачы тир
Табанга җитсә тоз булыр;
Колакка төшкән суык сүз
Йөрәккә җитсә боз булыр;
Агач башын җил борыр,
Адәм башын сүз борыр;
Бар мактанса – табылыр,
Юк мактанса – чабылыр.
Би бигә ялыныр,
Бинең күңеле алыныр,
Аның көне кемгә охшар?
Көнем сиңа төшкәндә,
Минем көнем кемгә охшар?
Әй ханиям, ханиям!
Кол сагышын би белмәс,
Би сагышын хан белмәс;
Ярлы көнен бай белмәс,
Яуның серен яу белмәс;
Ач кадерен тук белмәс,
Сырхау кадерен сау белмәс;
Ым белмәгән тел белмәс,
Тел белмәгән ил белмәс;
Зир[291] кадерен зирәкләр белер,
Ир кадерен ирәннәр белер;
Күп яшәгән ни белер,
Күп кыдырган[292] ул белер!
Норадын алай дигәндә,
Туктамыштай олы хан
Ике утырды, бер торды;
Янына алып Җанбайны,
Анда киңәш-уй кылды:
– Котлыкыя би икән —
Аның башын чапканда,
Күз ачып күз йомганчы
Корык ташлап артыннан,
Норадын, авып атыннан…
Идегәйне чабып чабалмый,
Бер башыма бәла алдым;
Кобогыл дип белгәнем —
Ул Идегәй булганда,
Җитеп башын алыйм дип,
Үз башыма яу алдым.
Идегәйнең ир углы
Инде калды Норадын,
Норадыннан куркамын.
Бүгеннең таңдагысы бар,
Таңдагының кыямәте бар,
Җисер хатын, ятим ул,
Аксак, гарип, ярлы, кол —
Шуларның бер шәре бар;
Норадынга кул салсам,
Шул шәреннән[293] куркамын.
Шаһ Тимердәй явым бар,
Ул явымнан курыкмыймын:
Идегәй белән давым бар,
Ул давыннан куркамын;
Баласын исән калдырсам,
Бу давыннан куркамын.
Җанбай анда моны әйтте:
– Норадынга кул салсаң,
Идегәй сиңа яу булыр;
Норадын башын буш куйсаң,
Үз башыңа дау булыр.
Аның башын алмагын,
Йортыңда да тотмаган,
Атаңа миннән кит, диеп,
Исән-аман җит, диеп,
Җабага тайга мендереп,
Чүл-далага озаткыл;
Сау калса үзеннән,
Сау калмаса, синнән калмыйдыр.
Җанбай алай дигәндә,
Азамат ир Туктамыш
Унике биен чакыртты:
– Алты айлык йортымны
Бер каләмнән үткәргән
Диван бием[294] Байназар,
Тиң кордашым кош бием,
Кушагың[295] алтын Кушназар,
Норадындай баланың
Киемнәрен сез бирең!
Алаңгасар[296] Алман би,
Айбалталы Дөрмән би,
Норадындай баланың
Бар шайманын сез бирең!
Кенәгәсле Кәрим би,
Уймавытта Үмәр би,
Норадындай баланың
Дирбиясен[297] сез бирең!
Янгурадай йорт бием,
Илтәрәстәй ил бием,
Норадындай баланың
Менәренә аты юк,
Качса котылып китәрдәй,
Куганда куып җитәрдәй
Аргамак сайлап сез бирең!
Әйткәнемне тиз бирең!
Хан диваны Байназар,
Хан кош бие Кушназар,
Ягасы ярка[298] ямау тун,
Колагы юк колакчын
Норадынга апкилде.
Алаңгасар Алман би,
Айбалталы Дөрмән би
Кынабы юк бер кылыч,
Сабы чыккан бер чукмар
Норадынга апкилде.
Кенәгәсле Кәрим би,
Уймавытта Үмәр би,
Киндер аел[299], бау камчы,
Коешканы[300] юкә җеп,
Өзәңгесез бер ияр
Норадынга апкилде.
Янгурадай йорт бие,
Илтәрәстәй ил бие,
Юкәле нукта кулга алып,
Өер атка тукталды,
Өер атны өркетеп,
Яманына күз салды.
Кабактай эче өрелгән,
Таяктай муйны сузылган,
Тигәнәк сарган яллары
Кочак-кочак тузылган,
Аяклары аерылган,
Тояклары маерылган[301],
Өер атка иярә алмый
Бара торган ябага —
Аңа нукта кидерде.
Янгурасы җитәкләп,
Илтәрәсе этәкләп,
Хан кашына апкилде.
Туктамыш хан анда әйтте:
– Һай Норадын, Норадын,
Алла бирсен морадың!
Атаң икән Идегәй;
Башлы урдамнан баш тартып,
Башың алып киткәндә,
Башың исән калдырдым;
Менәреңә ат бирдем,
Кияреңә тун бирдем,
Барыр юлың буш куйдым;
Атың арык, үзең яшь,
Ерак йортка җиләсең,
Атаңа барып җиткәндә,
Бездән сәлам диярсең!
Анда атка менгәндә,
Уңнан-сулдан «һай» салып,
Хан янында ялчылар
Ябага тайны органда
Кузгалып китте Норадын.
Чыгып китте каладан,
Тибенгәсен бер тибеп,
Саурыга камчы органда
Алып качты ябага.
Өч көн үткән арада,
Дүртенче көн булганда —
Идегәй менгән Тим Чуарның
Токымы икән бу Сарала!