IX. Норадынның атасына килгәне, Идегәйнең Аксак Тимер белән берлектә Туктамыш хан өстенә йөргәне
Бу дәрья да ул дәрья,
Ул дәрьядан Сырдәрья;
Саралатын йөздереп,
Сырдәрьяны чыкканда,
Атның ялы ятканда,
Кабаклары катканда,
Атка салган ак башлы ияр
Ак күбеккә батканда,
Ай да ун көн дигәндә,
Сәмәркандтай шәһәргә
Җитеп килде Норадын.
Шаһ Тимердәй әмирнең
Биектән суккан каласы
Бизәкләп суккан капугы
Монарланып күренде.
Капуда торган тоткавыл,
Тоткавыллар[302] белән сөйләшеп,
Үтеп керде Норадын.
Идегәйнең ак сарай —
Җитеп килде Норадын.
Азамат ир Идегәй Норадынны күргәндә:
– Норадын углым, синме? – дип,
Атылып килеп алдына,
Күзләреннән үбеп углының
Маңлаеннан искәп сөйгәндә:
– Ялгыздан ялгыз киләсең,
Йөргән юлың аманмы?
Алтай язлар аманмы?
Замандашым, тиңдәшем,
Тиң корбылар аманмы? —
Аны да сорап Идегәй,
Хәл-әхвәлен белгәндә,
Анда әйтте Норадын:
– Идел белән Җаектан,
Сарай белән Болгардан,
Нораның кара комыннан,
Уел белән Кыелдан,
Каргалы, Эләк буеннан,
Татарның тулы йортыннан
Сиңа килдем, атаем!
Айтулыдай анамнан,
Комкәнт дигән каладан,
Сине белгән илеңнән,
Сары тауны җәйләгән
Кәкре кубыз, ай мөез,
Китмән койрык куеңнан,
Маң-маң баскан, маң баскан,
Дүрт аягын тиң баскан,
Өркәчләрен май баскан,
Кабырга озын, карны киң
Каранар дигән дөяңнән
Сөенче әйтеп киләмен.
Анда әйтте Идегәй:
– Идел дигән ирнеңнән,
Илемне күргән күзеңнән,
Уел дигән авызыңнан,
Татарны әйткән телеңнән
Сары Тау дигән сүзеңнән
Миндәй атаң әйләнсен[303].
Азамат ир Идегәй
Хәл сорашып белгәндә,
Норадынның ат-тунын,
Бар шайманын күргәндә,
Туктамышның нияте
Ни булганын аңлады.
Норадынга өй бирде,
Үз кулыннан сый бирде.
Менәренә ат бирде,
Уеннан уен кылдырып,
Норадынга ял бирде.
Айлар-көннәр үткәчтән,
Норадынны чакыртып,
– Газизем, сөйлә, – дигәндә,
Ир Норадын аны әйтте:
– Ат сөренми җир танымас,
Ир сөренми ил танымас,
Иделдәй илем барында
Шаһ Тимер иле тартмыйдыр,
Һич күңелемә якмыйдыр,
Таңы таң булып атмыйдыр,
Суы су булып акмыйдыр.
Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Нидер синең морадың?
– Әйтсәм әйтим морадым:
Ат та туйган җиренә,
Ир дә туган җиренә;
Кендек каным тамган җир —
Көмеш сулы Идел булганда,
Сине дә куган Туктамыш,
Мине дә куган Туктамыш;
Бабамның башын чаптырган
Әзәлдән яу Туктамыш;
Туктамышта кигем бар,
Кик[304] алганда кинә[305] юк,
Үч алганда үпкә юк;
И газизем, и атам,
Каерылып атны тартаек,
Ана Иделгә кайтаек,
Идел багында ятаек.
Ул Туктамыш хан икән,
Ук-садак билдә булганда,
Угыбызны анда атаек,
Ата-ата ятаек!
Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Сагынсам да илемне,
Санласам да санымны,
Туктамыштай бер ханны
Хан итеп белгән ул илгә
Янә бер кире кайтмыймын.
Илемә ул хан булганда,
Ил күңелемне тартмыйдыр,
Суы су булып акмыйдыр.
Анда әйтте Норадын:
– Әй газизем, әй атам,
Сарай белән Болгарның,
Иделдәге илеңнән
Халкы ханнан өркә инде,
Татарың белән нугаең
Ханга каршы купты инде,
Идегәй безгә кайтсын дип,
Башыбызда торсын дип,
Сөт белән юган кылычын
Кан белән янә юсын дип,
Болгариның Бодай би
Артымнан куа җитеп әйтте инде.
Әй газизем, әй атам,
Каерылып атны тартаек,
Идел чыгып ятаек!
Ук-садак билдә булганда,
Ил-халык бергә булганда,
Угыбызны анда атаек,
Ата-ата ятаек!
Анда әйтте Идегәй:
– Газизем, асыл икәнсең,
Рас сөйләрсең, мырза улым.
Сарай белән Болгарның,
Чулман белән Нократның[306]
Халкы ханнан өреккәндә,
Өркеп мине көткәндә,
Без дә анда булаек;
Ил сүзен тоткан – ир булыр,
Ил сүзен кабул кылаек!
Анда килеп Идегәй
Шаһ Тимергә сүз салды:
– Атам Котлыкыя би икән –
Аны суйган Туктамыш,
Йортым йорттан күчереп,
Аны куган Туктамыш;
Идел белән Җаектан,
Бөктергеле Адырдан,
Саралтын суккан Сарайдан,
Әзгәри суккан Болгардан,
Татарның тулы йортыннан
Мине куган Туктамыш;
Индегенең көнендә
Норадын углым булганда,
Аны да илдән куганда,
Чулман белән Нократның
Халкы ханнан өреккәндә,
Өркеп мине көткәндә,
Илеңдә артык калалмам,
Рөхсәт боер, әй әмир,
Иделгә кире кайтаем,
303
Әйләнү – шатлыктан бөтерелеп, кешенең тирәсеннән әйләнеп чыгу турында сүз бара. Борынгы шаманизм культы белән бәйләнешле йола.