Выбрать главу

Халкым җыеп алаем,

Туктамышның өстенә

Туп туплап ук бараем,

Угымны анда атаем,

Ата биреп ятаем.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер

Идегәйгә аны әйтте:

– Рас әйтерсең, Идегәй би.

Атаң Котлыкыя би иде,

Аны да суйган Туктамыш;

Йортың йорттан күчереп,

Сине дә куган Туктамыш;

Норадын углың булганда,

Аны да куган Туктамыш;

Сырдәрьяның сыртыннан

Сәмәркандтай калама

Баса килгән Туктамыш;

Минем кулдан тай алып,

Атка менгәч мас булган[307],

Минем кулдан нан[308] җыеп,

Такка[309] менгәч мас булган

Туйгуҗа углы Туктамыш

Әзәлдән[310] сиңа яу икән,

Әзәлдән миңа яу булды,

Кайта чапсам көн килде.

Синдәй ирем барында

Ул көн миңа бер килде.

Шул Туктамыш өстенә

Кыргын[311] җыеп бараем,

Әзәлдән килгән кигемне

Туктамыштан алаем.

Аны әйтеп, Шаһ Тимер

Сырлатып хат яздырды.

Ерагына хат юллап,

Якынына ат юллап,

Чирүен җыеп алдырды.

Уң кулында – Ир Каплан,

Сул кулында[312] – Кыйгырчак,

Маңлай башы[313] – Идегәй,

Кыргын юлга юнәлде.

Боларып яткан күлләрнең

Балыгын алды дулатып,

Сыланып яткан суларның

Суларын эчте болгатып;

Күгәреп үскән күксавыл[314]

Күксавылны кыдырып,

Кыларып үскән кау кылган —

Кау кылганны кыдырып,

Килә бирде яу кыргып.

Алды килеп кунган җиргә

Арты килеп куна бирде,

Иравыллар эчкән судан

Соргавыллар кана бирде.

Кара корттай кыймылдап,

Саранчадай шуылдап,

Бар шайманы шыңгырап,

Бәреп егып аударып,

Кыргып, кырып бара бирде.

Чүлләгәнгә су булып,

Адашканга юл булып,

Арыган юлда калдырмый,

Аксак атны маермый,

Сансыз чирү, кара яу —

Колавыз[315] булып юл башлап,

Идегәй аны апкилде.

Энҗү дәрья – киң дәрья,

Бәнҗү дәрья – сай дәрья.

Аннан ары Актүбә,

Аннан ары тар Җаек,

Мәкергә оста Шаһ Тимер

Анда килеп туктады.

Чүлдән килгән чирүе

Җаектан килеп су эчте –

Җаек кайтып бер төште.

Куышын корып кунышлап,

Кыргын анда мәл тапты.

Җаектан ашу Актүбә,

Актүбәгә менгәндә,

Идел-йортын күргәндә,

Туфрагын үбеп ярсулап,

Идегәй анда тулгады:

– И Идел-йорт, Идел-йорт,

Идел эче имин йорт,

Атам кияү булган йорт —

Иелеп тәзем[316] кылган йорт;

Анам килен булган йорт —

Иелеп сәлам әйткән йорт;

Кендегемне кискән йорт,

Керем-коңым юган йорт;

Бия сауган сөтле йорт,

Кымыз эчкән котлы йорт;

Идел – Җаек арасы

Елкы белән тулган йорт,

Казан – Болгар арасы

Кала белән тулган йорт;

Ашлы белән Ибраһим[317]

Ашлык белән тулган йорт,

Ата-бабам тоткан йорт,

Котлы булсын туган йорт!

Айдан якты нәрсә юк

Кара болыт басмаса,

Адәм гарибә шул булыр —

Кайтып илен тапмаса!

Мин барамын, барамын,

Үз илемне аламын;

Агачы айбар күренгән,

Маллары суга иелгән,

Яфраклары калкадай,

Ботагы көмеш алкадай,

Алмасы бар йөрәктәй,

Балтырганы беләктәй,

Син түгелме туган йорт,

Ач тамагым туйган йорт?

Котлы булсын туган йорт!

Утыра идек җайлашып,

Күк тугайга бия бәйләшеп,

Колын тайдай уйнашып,

Ияләшеп утырып,

Иделдән саба тутырып,

Тиң-кордашка кушылып,

Монда кымыз эчкән без идек.

Яфракларың саргаеп,

Күк тугаең каралып,

Хан Туктамыш кулында

Син ни булдың, туган йорт?

Синдәй илдән аерылган

Мин ни булдым, туган йорт?

Оч-албаты өлкән су

Унике йортны сугарган,

Суы тәмен салмаган,

Эчмәгән җан калмаган

Идел белән Җаегым,

Чулман белән Нократым,

Синдәй йортым булганда,

Сине миннән аерган,

Мине синнән аерган,

Бай йортымны кол иткән,

Тук йортымны ач иткән

Туктамышны чабыйм дип,

Үз йортымны алыйм дип,

Сиңа килдем, туган йорт!

Идегәй килә ятканда,

Ябырылып килгән яу-кыргын

Җаекка ятып ял тапканда,

Туктамыштай олы хан

Сараенда ятып төш күрде.

Уянып уйлар бакканда,

Юранып юрау тапмады.

Төш юраучы карт хуҗа

Сараенда бар икән,

Аны чакырып алдырып,

Туктамыш хан аңа әйтте:

– Әй юраучы, юраучы,

Мин бу кичә төш күрдем:

Алдымда барган бүз куян,

Бүз куянны качырдым.

Иделнең буе ашлы су,

Ашлы суга ат салдым,

Акбүз атым батырдым.

Берчак аннан котылдым,

Өйгә кайттым – туй бирдем,

Тулай йортны җыйнадым.

Алтын ләнгәз[318] эчендә

вернуться

307

Мас булган – масайган.

вернуться

310

Әзәл – меңгә.

вернуться

312

Уң кул, сул кул – гаскәрнең ун, сул фланглары.