Оча белән түш итен
Мин табынга чыгардым.
Ул дигәндә, бу дигәй:
Кыелып төшеп ак кыйгыр[319],
Оча белән түш итен
Кагып алды кулымнан.
Ишегалдым бай тирәк,
Бай тирәгем егылды,
Туксан икән яфрагы —
Туксаны да коелды.
Баулы торган кара кош
Өркеп очты авага.
Далбай[320] алып чакырдым,
Әйләнеп кошым кайтмады,
Авалап китеп юк булды —
Ул ни булыр, әй хуҗам?
Төш юраучы карт әйтте:
– Каугалы күл, Ку күлне[321]
Кусыз булыр дип мидең[322]?
Чагалалы[323] Чалкар[324] күл[325]
Чаңсыз[326] булыр дип мидең?
Идегәй исән икәндә
Җунҗыгалы[327] башыңны
Даусыз булыр дип мидең?
Ул – күрәсең булмасын!
Алдыңнан качкан бүз куян,
Бүз куянны качырсаң,
Чыңгыздан калган дәүләтең —
Ул китәре булмасын.
Иделнең буе ашлы су,
Тонык булса – ул кайгы.
Акбүз атың батырсаң,
Атыңны тоткан балчыгы —
Татарның каны булмасын.
Төшеңдә биргән олы туй —
Өнеңдә гауга булмасын.
Оча дигән – Ханәкә,
Түш ите дигән – Көнәкә,
Кыелып төшкән бүз кыйгыр –
Килә җиткән Идегәй:
Ике бер тиң кызыңны
Тиген улҗа кылмасын.
Айый торга җаным юк,
Әйтсәм янә әйтәем:
Бай тирәгең егылса,
Ул бай тирәк – син үзең,
Туксан яфрак дигәнең —
Туксан башлы урдаңның
Туксан туы булмасын.
Өркеп очкан кара кош —
Бер чебендәй җаныгыз,
Ул чыгарга булмасын!
Туктамыштай олы хан
Төш юраучы юрау биргәндә,
Төсе китте, ак булды,
Ак булган соң аны әйтте:
– Син Идегәйнең ире икән,
Аның остаз пире икән,
Үле бүренең башы белән
Тере атаңны куркытма,
Токымыңны орасы!
Аны әйтеп Туктамыш,
Җәлладларын чакыртып,
Юраучыны тоттырып,
Тар зинданга яптырды.
Идегәй килде дигәндә,
Идел-йорттан кот китте.
Кәмалның углы Киң Җанбай,
Киңәшеп биреп килгәндә,
Туктамышка аны әйтте:
– Идегәй андый ир иде —
Үзеннән бер яшь олыга:
«Без тораек, газизем,
Сез белерсез», – дип иде;
Үзеннән бер яшь кечегә:
«Син тора тор, газизем,
Без белербез», – дир иде.
Идегәйнең остазы
Пир Галәттин ир иде,
Пирдән узып эш кылмас,
Пирен аңа күндерик,
Җаекка килеп ятканда,
Явын кире дүндерик,
Ул тоткарлап торганда,
Урда корып торыек!
Азамат ир Туктамыш,
Бу киңәшне хуп күреп,
Пир Галәттин остазын
Җаекта яткан Идегәйгә
Илче кылып җибәрде.
Мулладан мулла ияртеп,
Пир Галәттин килгәндә,
Идегәй бик сәламләп,
Кулыннан үбеп каршы алды.
Куй симезен суйдырып,
Тугыз төрле аш биреп,
Хезмәтендә кол булды.
Ахшам ятты, таң атты,
Таң агарып атканда,
Көн кызарып чыкканда,
Муллаларын ияртеп,
Пир Галәттин купканда,
Идегәй аңа йөгенде:
– Без торыек, газизем,
Сез сөйләгез, – дия торды.
Пир Галәттин анда әйтте:
– Әй балам, әй балам,
Илләштермәк – илчедән,
Яулаштырмак – яучыдан;
Туксан башлы урданың,
Ил эчендә мулланың
Рәсүл нәселе Сәетнең,
Туктамыштай патшаның
Ни языгы бар булса,
Теләп килдем, әй балам!
Каерылып атың тарт, балам,
Бу сәфәрдән кайт, балам;
Бу сәфәрдән кайтмасаң,
Әүвәлгедәй ил булып,
Туктамышка би булып,
Ак сарайга кайт, балам!
Анда әйтте Идегәй:
– «Илләштермәк илчедән,
Яулаштырмак яучыдан»,
Яхшы әйттең, остазым!
Йортым йорттан күчереп,
Котлыкыя атамны
Чүң бүкәнгә чүктереп
Туктамыш хан чапканда,
Пирем, анда кайда идең?
Алты угыллы Җантимер —
Ул да синдәй пир иде.
Атамны җолып ул торды,
Мине җолып ул торды,
Менә ул карт пир иде.
Мин биләүдә ятканда,
Туктамыш мине чапканда,
Җантимер салып үз углын,
Туктамыш аны чапканда,
Гөнаһсыз сабый баланың
Бишектә каны акканда,
Пирем, анда кайда идең?
Идел белән Җаектан,
Татарның тулы йортыннан,
Байтак куган[328] җиремнән
Туктамыш хан мине куганда,
Пирем, анда кайда идең?
Гөнаһсыз улым Норадын —
Ябага тайга менгезеп,
Ямау туннар кигезеп,
Туктамыштай олы хан
Аны да чүлгә куганда,
Пирем, анда кайда идең?
Туктамыш ханның көнендә
Җисер хатын, ятим ул,
Аксак, гарип, зарлы, кол —
Аларның салган бер аһы
Күк белән җирне тотканда,
Пирем, анда кайда идең?
«Илләштермәк илчедән…»
Илләшер көн булганда,
Пирем, анда кайда идең?