«Яулаштырмак яучыдан…»
Яулашыр көн булганда,
Туктамыштай ханыңның
Языгы бүген йолынмас,
Теләгең бүген бирелмәс,
Каерылып атың тарт, пирем,
Бу сәфәрдән кайт, пирем!
Аны әйтеп Идегәй,
Остазын кире җибәрде.
Тора килеп урыныннан,
Шаһ Тимергә аны әйтте:
– Идел белән Җаектан,
Нократ белән Чулманнан,
Әзгәри суккан Болгардан,
Бөктәргеле Адырдан,
Нораның кара комыннан,
Уел белән Кыелдан
Халыгым кубып килгәндә,
Каршы барып алаем;
Син кузгалып чапканда,
Туктамышны басканда,
Мин дә бер сугып багаем,
Багымны[329] сынап караем,
Рөхсәт биргел, әй әмир!
Аны әйтеп Идегәй,
Углын алып уңына,
Кырык ирен алып сулына,
Төнгә карый юнәлде.
Х. Аксак Тимернең Туктамыш хан белән орыш башлап хур булганы
Пир Галәттин кайтканда,
Идегәйнең җавабын
Туктамышка әйткәндә,
Туктамыштай олы хан
Урдасына яр[330] салды,
Ул да атланды каладан,
Бу да атланды каладан,
Тугыз батыр агасы
Мөйтәннән туган Кыпчак би,
Исәнтәй углы Ходайбирде би,
Кара Куҗа Аргын би,
Кәмалның углы Киң Җанбай,
Янгурадай йорт бие,
Илтәрәстәй ил бие,
Алаңгасар Алман би,
Айбалталы Дөрмән би,
Байназардай диван би,
Кинегесле Кәрим би,
Уймавыттан Үмәр би,
Тарлавыктан Төмән би,
Мең башыннан йөз башы,
Йөз башыннан ун башы,
Иравылдан иравыл,
Соргавылдан соргавыл,
Ясавылдан ясавыл —
Бар да атланды каладан.
Алпан-тилпән атлаган
Заты Чыңгыз ни ир бар —
Бар да атланды сарайдан.
Ат менгән дә калмады,
Тай менгән дә калмады,
Куңалтак[331] киеп күн итек,
Җайдак менгән сыбайның[332],
Җәяүләп төшкән явырның[333]
Исәбе-саны булмады.
Чыңгыздан килгән кара ту —
Кара туны күтәртеп,
Чирүен әйдәп атланып,
Кара туп сөйрәп, гөрс итеп,
Азамат ир Туктамыш
Каладан чыгып туктады.
Әмир Бырлас Шаһ Тимер,
Туктамышның хәлен күргәндә,
Хәйләгә талып уй кылды,
Уй кылганда бу диде:
– Идегәй торып китте инде;
Иленнән кайта килгәнче,
Мин дә аны көтмәен,
Эшемне күреп калыем;
Туктамыштай тукал[334] хан
Иделдән кубып килгәндә,
Җаектан кубып барыем.
Кизәгемне[335] биргәнче,
Кизәнеп сугып калыем,
Йорт-казнасын алыем…
Идегәй кайтып килгәндә,
Аны уртакчы итмәен,
Аның да Идел йортына
Мин баш булып алаем!
Аны әйтеп Шаһ Тимер,
Аламанын[336] торгызды.
Уң кул бие Ир Каплан,
Аны уңнан торгызып,
Сул кул бие Кыйгырчык,
Аны сулдан торгызып,
Алдына филләр тездереп,
Теше кайраулы ак филне
Төшәр юлга куйдырып,
Өстенә чатыр кордырып,
Эченә үзен кундырып,
Җаектан алып Иделгә
Яу кыргынын торгызып,
Ул да килеп туктады.
Ике чирү кара яу
Ике яктан бер килеп,
Кылдай мәйдан тартылды.
Беравык мәйдан тын булды.
Шаһ Тимердән бер батыр
Уң кул бие Ир Каплан,
Кигәне көмеш ак савыт,
Көн ярыктай[337] балк итеп,
Тугыз батман, тугыз теш
Туң чукмарын кулга элеп,
Ат сикертеп уртага,
Мәйдан тотып туктады.
Туктамыш хан ягыннан
Карагай буе ат менеп,
Мең чүкечле тимер тун —
Биген биккә тарттырып,
Күгән салып калтырып,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алып,
Мөйтәннән туган Кыпчак би
Чыга куйды гөрс итеп!
Каршыга килеп бер торды,
Карагай буе сөңгесен
Ир Капланга бер орды;
Органы карь итмәде[338],
Сиксән сөям сөңгесе
Ак савыттан[339] үтмәде,
Үтеп тәнгә җитмәде.
Аван[340] икән Ир Каплан:
Кармак булып каешып,
Җиз бармагы маешып[341],
Кыпчак бигә елышып,
Туң чукмарын бер орды.
Сиксән сөям сөңгене
Сындырып күккә кыйратты.
Мең чүкечле тимер тун
Чукмар төшеп шаңк итте.
Тугыз батман, тугыз теш
Тугыз җирдән батканда,
Ат саурысы селкенеп,
Сан сөяген тартканда
Селкенмәде Кыпчак би.
Җитеп килеп Ир Каплан
Җиз якасын бер тотты,
Җиз элмәген бер тартты,
Карагай буе кола аты
Аелдаен айкалды,
Бурадаен[342] чайкалды,
Буралып утырып атына,
Чайкалмады Кыпчак би.
Утыра биреп арсаеп,
Калканы кулда калкаеп,
Ир Капланга бер җитеп,
Иңсәсеннән бер тотты.
Как сөяген каерып,
Куйдай итеп маерып[343],
Ир Капланны өереп,
Туктамыш хан кашына