Саугатка[344] алып китерде.
Анда әйтте Кыпчак би:
– Йортым Идел-йорт икән,
Үзем Кыпчак би икән,
Йортым яудан чаптырмам,
Шаһ Тимергә баш ормам!
Батыры булса Ир Каплан,
Бакыртып егып артыннан,
Башы белән китердем,
Фәрман синең, ханиям!
Азамат ир Туктамыш
Анда торып аны әйтте:
– Салкын казан, суык су,
Ир йөрәге басылсын —
Суырып алып йөрәген,
Суык суга баса бир;
Үпкәсе калкып үсмәсен,
Өстенә таш сала бир!
Ир Капланны үтереп,
Карагай буе ат менеп,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алып,
Мөйтәннән туган Кыпчак би
Янә чыкты гөрс итеп.
Иртәдән тоткан мәйданын,
Кичкә шаен бирмәде.
Унике сөңге сындырды,
Уналты балта кыерды.
Ир Капланнан күп өстен
Утыз тугыз пәлванны
Кайсын алып иңсәдән,
Кайсын алып якадан,
Бакыртып егып атыннан,
Башы белән күтәреп,
Туктамыш хан кашына
Илтә бирде саугатка.
Теше кайраулы ак филдә
Төшмәенчә утырган
Шаһ Тимердәй әмирнең
Башына дөнья тар булды,
Күрә-күрә күр булды[345],
Ике күзе кан булды.
Хәйран җиргә дан итеп,
Хан урдасы кордырып,
Азамат ир Туктамыш
Ал каршында торганда,
Унбиш чура арталмас[346],
Унике атаң тарталмас,
Чыңгыздан калган кара ту —
Аны уңнан бастырып,
Салкын казан, суык су —
Аны сулдан астырып,
Думбак салып органда,
Утыз тугыз пәлванны
Бер Кыпчак би кырганда,
Тустагандай тулы күз —
Туктамыштай Чыңгыз зат
Калкая биреп утырып,
Каңкая биреп көлгәндә,
Кизәк көткән ирләре
Кизәнмичүк торганда,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Ирене тешләп күк булды:
– Туктамышның бер ире
Кырык иремә тиң икән,
Как башымны күк орды,
Туфрагым тарткан җир икән,
Ни шомлыгым булды? – дип,
Иманын әйтеп утырды.
Утырганы шул төсле —
Бер утырды, бер торды.
Көн кызарып батканда,
Ай агарып чыкканда,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Кайтып кунды кунышка.
Кунып тәгам капмады,
Уңына торып әйләнде,
Сулына торып әйләнде,
Башыннан уе китмәде.
Бер дә йокы татмады.
Таң агарып атканда,
Көн күгәреп чыкканда,
Шәһре Сарай астында,
Айдаланың башында,
Сансыз татар, кара яу;
Хан урдасы корылып,
Кылдай мәйдан тартылып,
Ун мең казан аш салып,
Ун мең төтен ут ягып,
Һай-һу тагын башланды.
Унбиш чура арталмас,
Унике атан тарталмас
Чыңгыздан калган кара ту –
Аны уңнан бастырып,
Салкын казан, суык су —
Аны сулдан астырып,
Алтын башлы чаң кубыз,
Саз-сорнаен чыңгытып,
Күн давылбаз төйдереп,
Дум-думбагын ордырып,
Заты Чыңгыз Туктамыш
Анда тәхет кордырып,
Калкая биреп утырды.
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Ак филенә менгәндә,
Кыргын явын торгызып,
Каршыдан торып килгәндә,
Күңеле үскән Кыпчак би
Карагай буе ат менеп,
Тагын килеп мәйданга
Чыга куйды гөрс итеп!
Әмир Бырлас Шаһ Тимер:
– Мәйданым тоткан кем калды? – дип,
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Йөзе сүнеп каралган
Аламанын күргәндә,
Калтырап иман укыган
Муллаларын күргәндә,
Эче янып ут булды,
Тышы катып боз булды.
Анда торып моны әйтте:
– Сәмәркандтай шәһәргә
Сырлап мәчет салдырдым,
Бохарадай шәһәргә
Бурлап мәчет салдырдым;
Җитмеш ханны үтердем,
Җитмеш йортны яндырдым,
Җитмеш җитеп килгәндә,
Явырдан явырым калмады,
Яу башлар ирем калмады,
Йөрәгенә сыймаган
Саф азамат батыр ирләрем
Салкын казан эчендә,
Йөрәге судан шешенде.
Туктамыш чапса кем калды?
Ни шомлыкка тарыдым? —
Аны әйтеп Шаһ Тимер,
Күмердәй кара киселде.
XI. Идегәйнең Туктамыш хан урдасы белән орышканы
Ул дигәнче бу булды:
Кара болыт якынлап,
Көн урынына төн булды.
Бөркелеп чыккан тузаннан
Җир белән күк бер булды.
Яшене-уты ялтырап,
Тәңредән ут килде дип,
Күк ярылды, җир ауды,
Бер фәлякәт иңде, дип,
Ханнар катып торганда,
Яулар посып торганда,
Анда тузан ачылып,
Илле төрле ту белән,
Илле меңлек яу белән
Җитеп килде Идегәй.
Унҗиде ире кашында,
Кырык ире артында,
Чуар атын уйнатып,
Ашыкмый мәйдан буйлатып
Үтеп керде Идегәй.
Туктамыштай зур ханнар,
Тук богадай[347] тарханнар,
Заты Чыңгыз солтаннар,
Атаның булган баласы,
Аганың булган энесе
Идегәйдәй бер ирнең
Йөрешенә карады.
Тимгел Чуар, Тим Чуар,
Тим Чуары астында,
Салтанатлы ай бүрек