Бөркет кыяк башында,
Ал караука ак алтын
Кигән туны өстендә;
Яурыны киң алпатлы,
Суймырыктай сымбатлы,
Арбадан киң күкрәге,
Арыслан юан беләге;
Ашыкмый йөреп атлатып,
Кыпчак бигә килгәндә,
Озактан сәлам биргәндә,
Кыпчак бине Идегәйнең
Өрәге басып, агарып,
Буыны бетеп, таралып,
Тыны бетеп, каралып,
Беравык өнсез торгачтан:
– Бүген каста булдым! – дип,
Бакырып качты даладан.
Ялгызы тотып бер мәйдан,
Яу батыры Идегәй
Сузылмалы кылычын
Кармап алып сабыннан,
Суырып алып кабыннан,
Оран салып айкады.
Күк капугы ачылып,
Күз камашып калгандай,
Дала йөзе балк итте.
Чуар атын бер типте,
Тибенгедән тир чыкты;
Каршыда торган кара яу
Туксан башлы урданың
Каршыннан килеп акырып,
Маңлаена[348] бер сукты,
Таңлаеннан[349] ут чыкты.
Андый итеп бер сукты —
Туксан урда бер купты!
Анда купты бер орыш —
Идегәйнең орышы,
Дөньяларда булмаган
Ир Идегәй сугышы.
Румдан купкан Эскәндәр[350] —
Ул да андый орган юк,
Дарап углы Өрестәм[351] —
Ул да андый орган юк.
Юзекәй[352] углы ир Чыңгыз
Бер сукканда ун суккан,
Ташка сукса, ут чыккан,
Җиргә сукса, су чыккан,
Иргә сукса, кан чыккан,
Канга сукса, җан чыккан;
Ир Идегәй органда
Аннан өстен орышы!
Шаң-шаң иткән шам кылыч —
Идегәйнең кылычы.
Төндә балкыр ут булган,
Көндә балкыр су булган,
Ут елдырым яшен таш —
Чын булаттан корычы,
Аждаһадай сулаган
Ул кылычның сулышы.
Бер селтәде – бере ауды,
Бере ауганга уны ауды,
Ун ауганның җиле бар,
Уны белән йөзе ауды,
Йөзе ауганга меңе ауды.
Караны[353] кара димәде,
Бине күзгә элмәде,
Үлем дигән казаны
Чебендәен күрмәде.
Боркырап[354] чыккан төтенен,
Кайнап торган казанын,
Корулы торган чатырын,
Барын бердәй аударып,
Үлән ярган бүредәй,
Адәм егып юл ярып
Килә бирде Идегәй.
Салкын казан, суык су, —
Аны җитеп аударып,
Чыңгыздан калган кара ту —
Аны җитеп аударып,
Ат астында калдырып,
Тоякка салып сындырып,
Юлда барын таптатып
Сөрә бирде Идегәй.
Идегәй килә дигәндә,
Аны белгән ни ир бар —
Урда бозып таралды.
Азамат ир Туктамыш —
Унике ире алдында,
Тугыз ире артында
Туксан башлы урдасын
Тәңре хөкеменә тапшырып,
Дәрвазасын яптырып,
Шәһәренә кереп камалды.
Исәнгерәп калган Шаһ Тимер
Исенә килеп турланды.
Идегәйнең эзеннән
Филләрен сөреп атланды.
«Качкан яуга хатын ир!»
Өреккән куйдай урданы
Алаеннан[355] бастырып,
Тоякка салып таптады.
Кылычын елан уйнатып
Бара бирде Идегәй.
Үлесен күзгә элмәде,
Тересенә көлмәде,
Туктамышның дәрвазына
Туры барды Идегәй.
Кул яссуы тимердән
Унике колач дәрваза.
Килеп җитеп Идегәй,
Кул табанын бер орды.
Дәрвазасын кубарып,
Авага[356] атып җибәрде.
Ул дигәнчә бу булды:
Көн тотылып, төн булды.
Унике йолдыз, ялгыз ай
Көндез күктә балкытып,
Унике колач дәрваза
Авалып төшеп, шаңк итте.
Ул да булып булмады,
Маңлайлары ялтырап,
Тулы кашы калтырап,
Саралатын уйнатып,
Җитеп килде Норадын.
Дәрвазадан юл ярып,
Үтеп керде Норадын.
Атадан күргән һөнәрен
Җитеп күрде Норадын.
Янтаеп кылыч органда,
Әҗәллесен үтерде,
Имгәклесен бетерде.
Алаңгасар Алман бине
Акыртып кисте Норадын;
Байназардай Диван бине
Бугалак салып муйнына,
Бакыртып кисте Норадын;
Айбалталы Дөрмән бине
Дәрвазага бәйләтеп,
Дулатып кисте Норадын;
Кинегесле Кәрим бине
Кикертеп кисте Норадын;
Уймавыттан Үмәр бине
Үкертеп кисте Норадын;
Чакмалы би Чакмагышны
Чалакайтып кисте Норадын;
Янгурадай йорт биен
Яндырып кисте Норадын;
Илтәрәстәй ил биен
Илертеп кисте Норадын.
Ата улны белмәде,
Ана кызны белмәде,
Кем урдасы кем якта,
Явыр явын белмәде.
Азамат ир Туктамыш
Күккә бакты – ут күрде,
Җиргә бакты – кан күрде,
Ук атканда, ук үтмәс,
Сөңге салсаң, сөңге үтмәс,
Тугыз күзле кирәүкә
Туктамыш хан кигәндә,
Карагай найза[357] таянып,
Тукмак яллы турыны
Актачыдан[358] тоттырып,
Туктамыш хан менгәндә,
Хан ханәше Йәникә
Тезгенгә килеп асылды:
– Чыга күрмә далага,
350
Эскәндәр – Александр Македонский, безнең эрага кадәр 356–323 елларда яшәгән полководец, 336 елдан башлап Македониянең патшасы булган.