Выбрать главу

Кар-каралы башыңны

Кагып алыр Идегәй,

Җунҗыгалы башыңны

Егып алыр Идегәй,

Чыга күрмә далага!

Анда килеп Киң Җанбай

Йәникәгә аны әйтте:

– Елама, ханәш, елама,

Күчәрчелек[359] булганда,

Катардагы[360] нарга көч;

Яүгәрчелек[361] булганда,

Уң яктагы кызга көч;

Яу якадан алганда,

Бер чебендәй җанга көч;

Баш исәндә җан исән,

Ханның башы калсын, – дип,

Тезген башын кулга алып,

Атның башын каерып,

Йәникәдән аерып,

Ас күчәгә юл алды.

Ас күчә дә өс күчә —

Биләр йөргән бүз күчә.

Яшерен бикне ачтырып,

Йөздән артык ир белән

Туктамыштай олы хан

Киң далага юнәлде.

XII. Туктамыш ханның сарайдан качып киткәндә тулгап әйткәне

~Әй егетләр, чуралар!

Урманбит би үлгәндә,

Ун сан[362] нугай бөлгәндә,

Шаһназар батыр яудан

Яралы барып килгәндә,

Алач[363] та алач булганда,

Алачадан хан булганда,

Аяз да көннәр монарланып,

Гарасат уты янганда,

Бура боздан тайганда,

Бутасы баш күтәреп торганда,

Каз очып шоңкар куганда,

Ханнан гайрәт киткәндә,

Бигә мидәт иңгәндә,

Хан качып, би куганда,

Хан йөрүгә төшкәндә,

Идегәй мырза талашып,

Ил соңына төшкәндә,

Хан Туктамыш гарьләнеп,

Байтагым[364] дип зарланып,

Аны әйтеп тулгады:

– Әй байтагым, байтагым,

Сине алдырдым мин тагын,

Дошман талар килгән соң,

Әл-аман бул миннән соң!

Байтагымның эчендә

Ун сан минем нугаем;

Синнән тагын аерылдым,

Әл-аман бул миннән соң!

Ун сан нугайдан азак,

Өч йөз алтмыш йорт казак,

Синнән тагын аерылдым,

Әл-аман бул миннән соң!

Унбиш чурам арталмас,

Унике атан тарталмас.

Чыңгыздан калган кара ту,

Сине яуга калдырдым,

Әл-аман бул миннән соң!

Башлы, башлы, башлы урда,

Башта сине алдырдым;

Байтагы эчеп бетермәс

Бал чапчактан[365] аерылдым,

Әл-аман бул миннән соң!

Сулап булат игәгән[366]

Алыбымнан аерылдым;

Күтәрә буе сум алтын

Күрекле тәгаемнән[367] аерылдым,

Чат та ефәк куршанган[368]

Саф солтаннан[369] аерылдым;

Кушаллык[370] өйгә баш булган

Ханәкәдәй аруны,

Көнәкәдәй сылуны,

Йәникәдәй бикәчне

Капыллыкта[371] тиген улҗа кылдырдым,

Әл-аман бул миннән соң!

Арадан кулар[372] очырмас,

Өч йөз сөңге кыргытмас,

Тарлан бүздән аерылдым;

Йөрүдә чыбык сирпетмәс,

Чабуда колан ияртмәс,

Карыганча[373] көч булган

Каранардан[374] аерылдым,

Әл-аман бул миннән соң!

Урманбит би үлгән йорт,

Ун сан нугай бөлгән йорт,

Шаһназар батыр яудан

Яралы барып килгән йорт;

Үзән дә Үзән, Үзән су

Үзәкләп урдам кунган йорт,

Үзәкләп суккан сум тимер[375]

Ишегемә сынҗыр[376] булган йорт;

Үзәкләп кунган урданың

Башына тынгы кунган йорт,

Тынычлык, мазаң алдырдым,

Әл-аман бул миннән соң!

Тулыксыган ана Идел,

Тулыксып урдам кунган йорт,

Байтагымның баласы

Туып үскән уңган йорт,

Уңышыңны алдырдым,

Әл-аман бул миннән соң!

Кундакка урдам кундырып,

Хан сараен салдырып,

Артыма чатыр кундырып,

Алдыма базар кордырып,

Алтыннан акча кистереп,

Шул алтынның мөһрене

Үз исемемә суктырып,

Тагы аз гына мин анда

Хан булыем дип идем,

Сине тагын алдырдым,

Әл-аман бул миннән соң!

Иртән торып кош чөйсәм,

Каз белән ку алдырган Идел-йорт;

Ат башындай сары алтын

Сандыгымда яткан йорт.

Иңгәү тирән Идел-йорт,

Җәйләү салган котлы йорт;

Кечкенә җаным Йәникә

Киленчәк булып төшкән йорт,

Йөгенеп аяк[377] алган йорт

Иелеп сәлам биргән йорт,

Күрекле туган сылуны

Бикәч итеп алган йорт,

Ак бөркәнчек салган йорт,

Ал иннеген яккан йорт,

Кызыл мәрҗән таккан йорт;

Акбүз атка менгән йорт,

Янгыз да каргам Кадыйрбирде,

Кадыйрбирде солтан туган йорт,

Каплы камка[378] ерткан йорт;

Ун сан нугай җыйган йорт,

Өлкән бер туй кылган йорт;

Ялгызыма алкыш тисен дип,

Арак[379] белән шарапка

Шунда яман туйган йорт,

Туктамыш ханның ике йорт,

Индедән соң котлы булсын!

Юыктан[380] сиңа килә алмам,

Алыстан[381] сине күрә алмам,

Юык да булса җитә алмам,

Җәяүлек башта төшкән соң,

Әл-аман бул миннән соң!

вернуться

359

Күчәрчелек – күчәргә туры килү.

вернуться

360

Катар – янәшә.

вернуться

361

Яүгәрчелек – сугышчылык.

вернуться

362

Ун сан – йөз мең.

вернуться

364

Байтак – халык.

вернуться

367

Тәгай – тәхет.

вернуться

371

Капыл – кинәт, капыллыкта – ашыгычлыкта.

вернуться

376

Сынҗыр – чылбыр.

вернуться

377

Аяк – кәсә.

вернуться

378

Камка – парча (материя), алтын-көмеш белән аралаштырып суккан тукыма. Биредә гадәт-йола турында сүз бара.

вернуться

379

Арак – аракы.

вернуться

381

Алыс – ерак.