Выбрать главу

Мин маңлаем көнгә көймәдем,

Табаным җиргә тимәдем;

Башка зурлык[382] төшкәндә,

Ялгызлы каргам Кадыйрбирде —

Маңлаеннан искәп сөймәдем,

Әл-аман бул миннән соң!

Аны әйтеп Туктамыш,

Йөз батырын янга алып,

Киң Җанбайны уңга алып,

Янә юлга юнәлде.

Янә бер көн барган соң,

Киң Җанбайга аны әйтте:

– Бу барганнан барырмын,

Йөгереклеге сыналган,

Куш йөрәкле яралган

Тукмак яллы туратым

Үз астымда булганда,

Идегәй мине куганда,

Айлык юлым алдан алырмын.

Болгардаен калам бар,

Болгар йортын алырмын,

Болгарда да тынмасам,

Куе урманның төбендә

Куерып аккан Ашыт су,

Кара урманым төбендә

Каралып аккан Казан суы,

Казан суның буенда

Капкасы биек таш Казан,

Ул каламны алырмын;

Инде анда да тынмасам,

Чулманны кайта кичәрмен,

Җүкә Таудан үтәрмен;

Җүкә Тавым аръягы —

Ышыктан аккан Ык суы,

Аның да чыгып башына,

Даладан дала үтәрмен.

Туктамыш аны әйткәндә,

Кача биреп киткәндә,

Илен алды Идегәй.

Сарай дигән каласы,

Сиксән күчә арасы,

Сары мәрмәр Алтын Таш

Туры барды Идегәй.

Алтыннан суккан Ак Урда,

Көмештән суккан ак ишек,

Төсе суык чын булат

Очы белән ачтырып,

Инә бирде Идегәй.

Анда иңеп Идегәй,

Шаһ Тимергә аны әйтте:

– Сары мәрмәр Алтын Таш –

Сарайны саклап торгайсын;

Алла үземә биргәндә,

Туктамышның эзеннән

Эз чыгарып алыем,

Башына кылыч чабыем;

Ил күңелен тындырып,

Ир күңелен табыем.

Аны әйтеп Идегәй,

Шаһ Тимердән аерылды.

Норадынны янга алып,

Ирәннәрен уңга алып,

Болгардаен шәһәргә

Туры барды Идегәй.

Килә җитеп Идегәй

Болгарны танып танымый,

Хәйран калып туктады:

Алтынлап сүрә яздырган,

Ал бизәкле айкапу[383]

Айкапуны тапмады,

Айкапуның тупсасы,

Куш манара – ак яңак,

Ак яңакны тапмады.

Калага аяк басканда,

Каерылып яткан таш күрде,

Көйрәп яткан көл күрде,

Адәм заты тапмады.

Шәһре Болгар уртасы

Өсте мәрҗән, асты таш

Алтмыш колач манара —

Күз өстендә гәүһәр каш.

Анда җитеп килгәндә,

Төтеннән чатнап ярылган

Манараны күргәндә,

Ул манара төбендә

Башын учлап утырган,

Чәче челдәй агарган

Бодайбине күрде Идегәй.

– Көлгә-ташка болганып,

Болгарыңа ни булды?

Челдәй чәче агарып,

Бодайбигә ни булды?

Анда әйтте Бодайби:

– Көлгә-ташка болганып,

Болгарыма ни булгай —

Чыңгыз улы Җучи хан —

Ул да ватып ватмаган,

Җучи улы Байду хан[384]

Ул да бозып бозмаган

Болгарым бүген бозылды.

Талха-Зәбир сәхабә

Аягын баскан айкапу—

Айкапусы егылды.

Челдәй чәчем агарып,

Бодайби булып ни кыйлыйм?

Син дә булып ир булдың,

Баба Төкләс углы пир булдың;

Сыенганым син идең,

Бу җиһанның фетнәсе

Аксак Тимер дошманны

Сарайга алып китердең,

Йөз баһадир иреннән

Йорт җиреңне бастырдың.

Әзгәри суккан Әтрәчне[385]

Эргәсеннән[386] актарып,

Нократ суккан Болгарны

Нөргәсеннән[387] куптарып,

Алтын койган учагым

Ал кирпечен туздырып,

Көмеш койган учагым

Гөл кирпечен туздырып,

Төнгә үтте Туктамыш.

Ул да үтте дигәндә,

Бу күрәсем бар икән:

Урысның бер гавере —

Төлкедәй кызыл чырайлы,

Авызы төкле княж —

Ул килеп басты йортымны;

Изге шәһре Болгарны,

Астаналы Сиварны.

Капкасы биек Казанны,

Чулмандагы Җүкә Тау,

Урмандагы Сабаны,

Ашлыгы иксемәс Ашлыны

Яндырып та сындырып,

Көрәкләп тәңкә җыйдырып,

Күн сахтиян таптырып,

Ундүрт шәһәрле йортымны

Көлгә-ташка болгады.

Моннан да ары Бодайби

Челдәй булмый ни булсын?

Аны әйтеп Бодайби,

Янә башын учлап утырды.

Анда әйтте Идегәй:

– Борлыкма син, Бодайби!

Болгарыңны болгатып,

Туктамыш хан үткәндә,

Сакалын ала кан итеп,

Аның да башын алыем,

Урысның бер гавере —

Авызы төкле княже

Ундүрт шәһәр йортыңны

Көлгә-ташка болгап үткәндә,

Авызын-борынын кан итеп,

Аның да башын алыем,

Көрәкләп алган тәңкәсен

Батманга тартып алыем;

Ундүрт шәһәрең көл булса:

Аның да кунын түләтеп,

Урнына шәһәр салыем,

Борлыкма син, Бодайби!

Аны әйтеп Идегәй,

Туктамышның эзеннән

Эз чыгарып юнәлде.

Куе урманның төбендә

Куерып аккан Ашыт су,

Кара урманның төбендә

Каралып аккан Казан су.

вернуться

383

Айкапу – ай шикелле түгәрәкләп эшләнгән капка.

вернуться

384

Байду хан – Батый хан (1208–1255). Чыңгыз ханның оныгы, 1243 елдан Алтын Урда ханы булган.

вернуться

385

Әтрәч – хәзерге Апас районына керә торган авыл. Кайбер чыганаклардан элек ул урында шәһәр булганлыгы билгеле.

вернуться

386

Эргә – нигез.