Казан суның буенда
Капкасы биек таш Казан —
Капкасын янә тапмады,
Кыранташ[388] белән көл күрде.
Сабакүлгә атлады.
Сабасы зипа Сабакүл –
Сабасын татып татмады,
Туктамыш белән княжне
Анда янә тапмады.
Анда туктап Идегәй
Норадын белән уй кылды.
Уй кылганда, аны әйтте:
– Әй Норадын, Норадын,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Сараемда торганда,
Әйләнеп анда кайтыем,
Шаһ Тимерне ризалап,
Үз йортына озатыем.
Әй Норадын, Норадын,
Чулман буе Җүкә Тау,
Җүкә Тауның аръягы
Ышыктан аккан Ык булыр.
Аның да чыгып башына,
Даладан дала үтәрсең;
Менгән атың Сарала,
Саралага атланып,
Ат койрыгың чарт төеп,
Сүтелгәнче шул койрык
Туктамышны куа бир;
Хан кашында йөз кеше,
Һәммәсе дә сум кеше,
Зәһәрнең азы да бер, күбе дә бер,
Һәммәсен дә суя бир!
Әй Норадын, Норадын,
Бу эшемне үтәсәң,
Кабул кылдым морадың.
Ханәкәдән аруны,
Көнәкәдәй сылуны,
Йәникәдәй бикәчне
Тиген улҗа кылганда,
Ханәкәдә күңелең бар икән,
Аны да сиңа саклап торганмын,
Тынычлап ханны куа бир!
Аны әйтеп Идегәй,
Норадыннан аерылып,
Сарайга кайта юнәлде.
Калага җитеп килгәндә,
Каласын янә тапмады —
Кыранташ белән көл күрде.
Алтын Ташка атлады.
Хан сарайга килгәндә,
Хансарайның ишеген
Каһәр белән ачып кергәндә,
Тимердән суккан шаң[389] киеп,
Вәзирләр белән куршанып[390]
Түрдә утырган Кыйгырчык[391] —
Аны күрде Идегәй.
Идегәй анда иңгәндә,
– Шаһ Тимер кая? – дигәндә,
Кыйгырчык хан аны әйтте:
– Шаһ Тимерне сорасаң,
Шаһ Тимердәй олы хан
Алтын агач тутый кош
Ал тәхетне алдырып,
Ак филенә мендереп,
Эченә үзен кундырып,
Бар казнаны алдырып,
Алы тулы мал белән,
Арты тулы чаң[392] белән,
Айларлы[393] коллар белән,
Толымлы күңләр[394] белән
Сәмәркандка юнәлде.
Илең-йортың аныкы,
Калгай[395] булып калгаймын;
Мине монда баш кылды,
Кулымны мөһере белән нык кылды;
Ун мең чирү алаен
Кулыма биреп, хан кылды;
Бөркет кыяк башыңны
Буйсынып сал, Идегәй!
Ай бүрекле башыңны
Ай кылып сал, Идегәй!
Заты Чыңгыз мин икән,
Син дә минем бием булгайсың!
Анда әйтте Идегәй:
– Аягы чонтык әмирең
Аямый илне екканда,
Идел-йортны бозганда,
Ил казнамны алганда,
Заты Чыңгыз син үзең
Тимердән суккан шаң киеп,
Калгай булып калганда
Яхшы тукмак булырсың!
Анда килеп Идегәй,
Кыйгырчыкның аягын
Сыйрагыннан тотып күтәрде.
Кыйгырчыкның кигәне
Тимердән суккан шаң икән,
Аягын кулга сап итеп,
Башы белән бер орды,
Уналты вәзир, утыз би
Аллалап төшеп егылды.
Кырып атлап Идегәй,
Хансарайдан чыкканда,
Ун мең алай купканда,
Барын бердәй өереп,
Тукмагы белән чүкереп,
Һәлак кылып ташлады.
Азамат ир Идегәй
Анда илгә яр салды:
– Дәвер кемнең дәвере? —
Идегәйнең дәвере!
Заман кемнең заманы? —
Идегәйнең заманы!
Яр салдырды калага,
Яр салдырды далага.
Туктамышның сансыз кол —
Барын-югын җыйдырды,
Җыеп азат кылдырды.
Угылларны сатуга
Бер чигара кылдырды.
Кисмә-кисмә сары алтын
Кисеп улҗа кылдырды.
Идел-йортны җыйдырып,
Өлкән бер туй кылдырды.
Агаларны алдырып,
Киңәшсез үскән бу йортны
Киңәшле йорт кылдырды,
Каланы кайта торгызды,
Илне илгә тутырды,
Уртасына ару урда кундырды.
XIII. Норадынның Туктамыш ханны үтергәне
Азамат ир Туктамыш
Качып бара ятканда,
Чулманны кайта кичкәндә,
Ыкның башы – җил башы,
Җим далага җиткәндә,
Җиз бүрекле йөз ирем
Җим далада[396] күренер дип,
Йөз иреннән аерылып,
Киң Җанбайны янга алып,
Икәүләп юлга юнәлде.
Янә бер көн баргачтан,
Кәмалның углы Киң Җанбай
Атыннан иңеп торганда,
Колагын җиргә куйганда,
Норадын менгән Сарала
Үкерә биреп кешнәде.
Җанбай анда сискәнде,
Туктамыш аны күргәндә,
Күңеле боздай бозарып,
Киң Җанбайга аны әйтте:
– Кашымдагы юлдашым
Чыбыр-чыбыр итәдер,
Җанына кыен килгәндә,
Мине ташлап китәдер;
Бу барганнан барырмын,
Төлкелегә барырмын.
Төлкеледә курыксам мин,
Ку күлленең күлендә
Баса биреп ятармын.
Теләвемне теләп торгайсың,
Аллам-иям иш булса,
Унөч ел үтте дигәндә,
Янә кайтып килермен.
Аны да әйтеп, Туктамыш