Киң Җанбайдан аерылды.
Төлкелегә[397] юл тотты;
Төлкеледә кунганда,
Колагын җиргә куйганда,
Норадын менгән Сарала
Үкереп янә кешнәде.
Аны ишетеп Туктамыш,
Анда җаны бер курыкты,
Ку күллегә юл тотты.
Ку күленә барганда,
Җир-сулары калганда,
Тулгай биреп аны әйтте:
– Иделдән чыккан Ирмешәл,
Ирмешәлдән чыккан Колторган,
Колторганнан аерылдым,
Кошны кайда чөярмен?
Көбәмнең бикләренең
Бавын ничек чишәрмен?
Колача аттан йөк ауды,
Куышны кая артармын[398]?
Сынаулы бүзем егылды,
Сынаусыз, ал белмәгән
Бидәүгә[399] ничек базып мением?
Сер белмәгән башларга
Серемне ничек түгием?
Күп нөгәрдән[400] аерылдым,
Киңәшемне инде кемнән сорармын?
Туктамыш алай барганда,
Эченнән эче янганда,
Тугыз күзле кирәүкә
Иңсәдән басып барганда,
Бүз юшанга җиткәндә,
Бигеннән чишеп ул тунын,
Калдырырга уйлады:
«Бер билгесе юк икән
Кирәүкәмне салмага.
Караң[401] калыр кара тун
Бүз юшанга[402] салыем,
Алла үземә биргәндә
Кайтып синнән алыем», – дип,
Тугыз күзле көбәне
Анда салып калдырды.
Туктамышның артыннан
Эзеннән эзен чыгарып
Баса килде Норадын.
Бүз юшанга җиткәндә,
Караң калган кара тун
Тугыз күзле кирәүкә —
Аны да табып Норадын,
Өстенә киеп корганып,
Ку күленә юнәлде.
Ку күлленең күлендә
Кау камышта ятканда,
Туктамыштай зур ханның
Дөрселдидер йөрәге.
Ку күленнән курыкканда,
Туктамыш хан аны әйтте:
– Дөрс-дөрс итеп, дөрс итеп,
Дөрселдәмә сум йөрәк;
Тынычлыкка зар чакта
Дөрселдәвең ник кирәк?!
Идегәй дә икәү, мин яңгыз,
Иреккән җирдә тынармын;
Сулкылдама, ак найза[403],
Суешкан җирдә сынарсың!
Балкылдама, бала усак!
Батырларым, биләрем,
Бөялешеп килгәндә,
Сөңге сапка кыярлар;
Бала усагың япрагы
Җирдә ятып сулар ла.
Кубалама коба җил,
Тәңредән изен килсә тынармын;
Боркырама коба ком,
Яңгыр яуса ятарсың.
Кыбырсыма, тукмак ял,
Яу килгән көн басылырсың;
Көлберәмә[404], көн ана! —
Болыт килсә батарсың.
Тулыксыма тонык су!
Мине өшеткән суык су!
Туксанның бере[405] туса катарсың!
Тыңламасаң сүземне,
Өстеңә елкы әйдәрмен —
Бер суырса корырсың,
Бер батлавык булырсың.
Кыйкулама, кызгыч кош,
Канатың куш, муйның буш,
Авызың-борының мөгез кош,
Авазың яман зарлы кош!
Батлавык тулган елкым юк,
Ояң таптар малым юк,
Оя тулган йомыркаң
Итәкләп алыр углым юк!
Бу катардан[406] җан калса,
Аллам-иям иш булса,
Нугайлының авыр йорт,
Башчы булып мин килсәм,
Кара лачын – Төкле Аяк
Өстеңә чөеп бер салсам,
Анда бер куркып чумарсың!
Күл иясе син булсаң,
Мин күпләрнең иясе,
Баш очымда әйләнеп,
Кыйку салып йөрмәче!
Сине күлдән аерган,
Мине илдән аерган
Идегәй углы Норадын
Минемдәен саргаеп,
Казак чыксын иленнән!
Садаклары салбырап,
Һич төшмәсен биленнән!
Азамат ир Туктамыш
Янә торып янә әйтте:
– Хан булып ни иткәнмен?
Халыгыма, илемә
Өлге булган мырзамын.
Арбаны олы[407] күбәләк
Норадыннан качты, күр!
Сары мәрмәр Алтын Таш —
Идегәй аны басты, күр!
Идегәй анда торды ла,
Инеп сөрән салды ла,
Алтын башлы чаң кубыз
Аманлыкта әйбәтле,
Яу килгән көн тынды ла!
Туралы[408] кошның баласы —
Тумагы[409] күзгә төште лә!
Минем газиз байтагым
Тубыктан канга батты ла!
Тугыздан үрмә кыл аел
Аргымакка батты ла!
Өзәңгесе өзмә алтын,
Коешканы койма алтын,
Нукталары сум алтын,
Азаулары бер карым
Аргымаклар бауда катты ла!
Әзәлдән яу Идегәй,
Малымны алып куймадың,
Кәникә[410] кочып туймадың,
Минем башымны кискән көндә
Син тынарсың, Идегәй!
Ку күлленең күленә
Норадын җитә килгәндә,
Туктамыштай зур ханның
Дөрселдидер йөрәге:
«Аңа кара күренгән Идегәй углы
Норадын, һич бирмәгән морадын!
Хан углымын, асылмын,
Үлми кулга тотылмам,
Әнә җитте Норадын,
Мин үзем бу көнемдә
Җиргә сеңсәм котылмам!»
Килә җитеп Норадын
Ку күллене күргәндә,
Азамат ир Туктамыш
Качса кача белмәде,
Куба килеп урыныннан,
Тора килде Туктамыш.