Бер-беренә сәлам биргәндә,
Анда әйтте Туктамыш:
– Атның бары тулпар булмас,
Кошның бары шоңкар булмас,
Ишәк дөя булмас,
Сыер бия булмас.
Коешканы юкәдер,
Бинең аты би булыр,
Коешканы[411] көмештер,
Колның аты көл булыр;
Син ич минем колымсың.
Мин Чыңгызмын, беләмсең,
Хан углымын, ханыңмын,
Үзем үлми кулга тотылмам,
Үлтермәмен мин сине,
Үлтермәссең син мине!
Анда әйтте Норадын:
– Мин бер колың түгелмен,
Син дә Чыңгыз түгелсең.
Мин кымырыска[412] булып та,
Син Сөләйман түгелсең!
Камчы сабы кайма алтын,
Каныбәк тә хан иде,
Ул Чыңгызмын дир иде,
Ул да Чыңгыз булмады;
Тибенгесе тезмә алтын
Тыныйбәк тә хан иде,
Ул Чыңгызмын дир иде,
Ул да Чыңгыз булмады;
Өзәңгесе эзмә алтын
Үзе би дә хан иде,
Ул Чыңгызмын димәде,
Әмма ул Чыңгыз иде!
Мине колым димәче,
Сине беләм димәче!
Минем атым Норадын,
Үтергәнче торамын,
Әйтереңне әйтеп кал,
Атарыңны атып кал!
Мин бабамнан сораган:
Дүшәмбенең көнендә,
Сишәмбенең төнендә,
Ай белән көн яурылып[413],
Ике нурдан ялгашып,
Чын газиз канның үзеннән
Пәйда булган мырзамын.
Астымдагы ак бүзне
Мин бабамнан сораусыз
Алып менгән мырзамын.
Бурама тимер, сум алтын
Бөгеп найза такканмын,
Гарәп китап укыган
Галимнән мәгънә сораган мырзамын.
Сүзе күңелемә ятканга
Күз чигемне салганмын,
Үзем гыйлем укымай,
Гарәбичә белгәнмен;
Өч йөз алтмыш пәйгамбәр,
Утыз ике мең сәхабә —
Мин укымый белгәнмен,
Җир белән күкнең арасы
Өч мең еллык юлдыр дип,
Акыл белән белгәнмен;
Үзгә динле кяфергә
Үткәрә илче игәнмен[414],
Буран сукса чаң йокмас,
Яфрагым күлдән ярылмас,
Аргымагымны атланып,
Карап Идел кичкәнмен;
Казан малым камкага[415]
Өлге сәламе печкәнмен;
Казан белән кантамнан
Кара баллар ташытып,
Һәрдаим су урынына эчкәнмен;
Батыр менгән атларны
Базарда сатып артык кылганмын;
Батыр кигән туннарны
Балтырыннан кигәнмен;
Ялан кылыч кулга алып,
Яу кайтарган мырзамын;
Борак[416] сынлы ат менеп,
Билек сөргән мырзамын,
Кыен күргән егетнең
Кыйбатын белгән мырзамын;
Эш күрсәткән егетнең
Алапасын[417] язган мырзамын.
Билгеле балта кулга алып,
Билге чапкан мырзамын;
Биргән малын кире алмас
Белекле газиз улымын.
Атасын сорамый нөгәр ияртмәм,
Аслын сорамый мал бирмәм,
Биргәндә мең дә биш йөз
Сары алтынга туктамам;
Дусымның утын сүндермәм,
Дошманым утын яндырмам;
Шаһ Норадын миндермен,
Шушы йөргән Чыңгызның
Кайсы углыннан кимдермен?
Туйгуҗа углы Туктамыш
Аслы Чыңгыз булса, ни булды?
Чәчле-төкле Хуҗа Әхмәт,
Аннан туган Ир Әхмәт,
Аннан туган Тимеркыя,
Аннан туган Котлыкыя,
Аннан туган Идегәй,
Идегәйдән туган Норадын,
Алла юмарттыр,
Аңа бирде морадын!
Ант кылычка җиткәндә,
Әйтерең булса әйтеп кал,
Кылырың булса кылып кал.
Анда әйтте Туктамыш:
– Ком җыелып таш булмас,
Кол җыелып баш булмас,
Ачтан туйган ялчымас,
Патша булып Идегәй,
Чыңгыз нәселеннән булган
Бу башымны алса да,
Ул да Чыңгыз булалмас;
Нинди түрә бирсә дә,
Миндәй түрә бирә алмас;
Яхшы белән яманның
Ул да кадерен белалмас!
Азамат ир Туктамыш
Җаныннан өмет өзгәндә,
Кыелып очкан кошларга
Баш күтәреп анда әйтте:
– Кыйгышлар да казгошлар[418],
Белалмыйсыз, байгышлар[419] —
Сезне күлдән аерган,
Мине илдән аерган
Идегәй улы Норадын.
Бер Алладан сораек:
Һич бирмәсен морадын!
Казак чыгып җиреннән,
Садагы төшми биленнән,
Минемдәен аптырап,
Куркуыннан калтырап,
Баш куярга җир тапмый,
Куылып йөрсен иленнән!
Анда әйтте Норадын:
– Андый, андый казгошны
Анда куып качырттым!
Андый, андый каргышны
Монда бастым, бакырттым!
Җиде тауны яңраттым,
Каргышың кара башыңа!
Баш кисәрмен кайгысыз!
Атамны йорттан син кудың!
Мине йорттан син кудың!
Казак чыктым илемнән;
Илдән илгә күп үттем,
Садагым төшми билемнән.
Үз кылганың үзеңә кайта,
Икърар юктыр телеңнән!
Арын әйт тә бирен әйт,
Беренче кизәк[420] кемнеке?
Яшең өлкән ир икән,
Син ат, кизәк синеке!
Анда килеп Норадын
Каршыдан торып басканда,
Азамат ир Туктамыш
Өч катар угын атканда,