Выбрать главу

Атканы карь имтәде,

Тугыз күзле кирәүкә

Бер күзеннән үтмәде.

«Үз коралыма юлыктым», – дип,

Җонҗыгалы[421] чал башын

Сона бирде Туктамыш.

Ир Норадын сукканда,

Кылычы белән чапканда,

Туктамышның чал башы

Җиргә төште «Алла» лап.

Кан урынына сөт акты.

Башны җитеп артыннан,

Ак найзага кыстырып,

Аны да өскә күтәреп,

Норадын анда сорады:

– Колдан вәзир куясызмы?

Кол теленә инанасызмы?

Сөңгедә торган хан башы

Телгә килеп анда әйтте:

– И балам, балам, балам,

Колдан вәзир куйсак та,

Колның телен алсак та,

Гәүдә түбәндә калды,

Баш әле дә синнән югары.

Норадын башны җиргә атты.

Аннан аны янә алды,

Янә алган соң атланды,

Саралатын бер типте,

Кайта бирде Норадын.

XIV. Норадынның Җанбайга очрап әйтешкәне, Җанбайның Идегәй белән Норадынны бозылыштырганы

Юлдашлары кушылып,

Алар юлга киткәндә,

Юлда торган байтирәк[422],

Байтирәккә төшкәндә,

Кара аргымак каңтарып[423],

Йоклап яткан берәүне

Күрә биреп килгәндә

Үлтерергә уйлады,

Аннан кулын кире алды:

– Йоклаганны үтергән,

Коралсызга кул салган —

Хатын булыр, ир булмас! —

Аны әйтеп Норадын,

Ул адәмне уятты.

Уяна биреп беравык,

Тора килде Киң Җанбай,

Тора килеп сарнады:

– Әй Норадын, Норадын,

Һич бирмәсен морадың!

Тукмак яллы турыны

Кайда мендең, Норадын?

Тугыз күзле кирәүкәм

Кайда кидең, Норадын?

Саурык бия сөте иде,

Тыныч йортка кот иде

Туктамыштай ханиям —

Аны ниттең, Норадын?

Анда әйтте Норадын:

– Тукмак яллы турыны

Тунаган җирдә менгәнмен;

Тугыз күзле кирәүкәне

Үлтергән җирдә кигәнмен!

Саурык бия сөте булса,

Тыныч йортка кот булса,

Туктамыштай ханыңны,

Синең якын каныңны,

Төлке күлдә эзләнеп,

Эзен чыгарып алганмын;

Ку күлленең күлендә

Баса барып җиткәнмен,

Уклашып көрәш иткән соң,

Иңкәйтеп җанын алганмын.

Кәмалның улы Киң Җанбай,

Сине ерау диделәр,

Сине чичән диделәр;

Мине мактап җырласаң

Ярлыкармын, Җаныбай,

Үзеңне син мактасаң

Үлтерермен, Җаныбай.

Башыңны баудай кисәрмен,

Канҗагама йөлде[424] ясап буармын!

Анда Җанбай әйтте лә:

– Аптыраган ахмакмын,

Нине табып әйтием?

Мин ераучы түгелмен,

Мин чичән дә түгелмен;

Ераучылар килгәнче,

Чичәннәр сиңа иргәнче[425]

Беразрак мин синең

Күңелең аулап торыем:

Көярсең, ирнең баласы,

Көярсең дә янарсың!

Норадын анда әйтте лә:

– Көяр утка янмага

Мин кауданлы[426] җир түгел;

Син үзеңнең тапканыңны,

Җанбай, аны җырлагын!

Анда Җанбай әйтте лә:

– Әй Норадын, Норадын,

Һич бирмәсен морадың,

Тапканымны җырласам,

Белгәнемне җырласам,

Күңелең бераз аулансын:

Түбәгә чыккан дүртәүгә

Түрә булыр көн туармы?

Аркада торган алтауга

Ага булыр көн туармы?

Идегәй белән Норадын

Көне батар көн туармы?

Түбәдәге дүрт йолдыз

Таңы атар көн туармы?

Тубал турат[427] койрыгы

Дүрт чалуга[428] килгәнме?

Калган-коткан ил булып,

Кадыйрбирде хан булып,

Борынгыдай дан булып,

Ту җилкелдәр көн туармы?

Безгә туган шушы көн

Сиңа тагын бер туып,

Чөйдәле[429] балта кулга алып,

Чөйдәсенә[430] бер менеп,

Түмәнчек[431] күзле бабаңны

Түбәләр көн туармы?

Пушләк башы кара урман,

Әүвәлгедәй безнең ту,

Шунда башкып иңсә иде!

Түше шалпык[432] бүз шоңкар

Һавадан түнеп иңсә иде!

Дүрткә аерылып ак найза

Түрә[433] авызына төшсә иде!

Дүртәү-бишәү бер булып,

Әүвәлгедәй безнекеләр

Ту киңәшкә[434] килсә иде!

Дүрт болҗарның[435] агасы,

Макмал[436] тунның ягасы,

Кәмалның улы Киң Җанбай

Хан Туктамыш чагында

Түрә булып үтсә иде!

Идегәй улы Норадын

Әрмәчесез үтсә иде!

Әй Норадын, Норадын,

Һич бирмәсен морадың!

Җанбай алай дигәндә,

Тау иленең[437] Мәмәткол

Атлы егет килде лә!

Җанбайга атын тибендереп,

Алмас кылыч күтәреп,

Җанбайны чалмак булды ла.

Норадын аны күргәндә,

Аралап торып килде лә.

Анда Җанбай әйтте лә:

– Карга кунмас карагач,

Каз кундырдың, Норадын;

Козгын кунмас ку агач[438],

вернуться

421

Җонҗыга – таҗ.

вернуться

422

Байтирәк – биек тирәк.

вернуться

426

Каудан – коры, кипкән үлән.

вернуться

429

Чөйдәле – түтәле.

вернуться

431

Түмәнчек – түбәнчек.

вернуться

433

Түрә – бу урында: Норадын.

вернуться

434

Ту киңәш – байраклар киңәше, хәрби совет.

вернуться

436

Макмал – бәрхет.