Выбрать главу

Ку кундырдың, Норадын!

Җиргә тамар канымны

Җиңнән тоттың, Норадын!

Җилкәмнән төшәр башымны

Җөйләп тоттың, Норадын!

Сиңа ияргән колларга

Гомер бирдең, Норадын!

Җанбай алай сүз әйтеп,

Инде Мәмәтколны сүгәдер:

– Борма-борма башлы кол!

Урыстай сары чәчле кол!

Ач бүредәй тешле кол!

Төлкедәй кызыл йөзле кол!

Әләкләгән әләк кол!

Төркенем[439] белгән түрәм бар,

Башымны белгән патшам бар,

Патшалык кылган иям бар,

Сездәен тау иленең

Чиркәс колларда ни эшем бар?

Ир Норадын анда әйтте:

– Әй Киң Җанбай, Киң Җанбай,

Син үлгән белән җир тулмас,

Үлмәгән белән күбәймәссең!

Сине үтереп ни итием?

Үтерми ак китием.

Туктамыштай ханыңа

Нинди хезмәт кылгансың,

Атама да шуны кыла йөр!

Сарайга кайтып җиткәндә,

Туктамыштай хан башын

Канҗагасыннан чыгарып,

Идегәйнең алдына

Ташлап әйтте Норадын:

– Төннәр, көннәр куган соң,

Төлке күлдә эз алып,

Төлке күлдән Ку күлгә

Юнәлгәнмен сүз алып.

Ку күленә барган соң,

Күз йөгертеп алган соң,

Казгышларны кычкыртып,

Тукмак ялны пышкыртып,

Поса-поса баргалап,

Туктамышны тапкан соң,

Ул миңа да мин аңа

Күп сүзләрне әйткән соң,

Иңкәйтеп башын алганмын,

Алдыңа китереп салганмын!

Анда әйтте Идегәй:

– Әй Норадын, Норадын,

Бу хезмәтем үтәдең,

Кабул кылдым морадың,

Сиңа булсын Ханәкә.

Урда башы Биш Уба,

Җанбай җитеп килгәндә,

Биш Убада елаган

Ханның кызы Ханәкә,

Җанбай аны күргәндә,

Тулгай биреп аны әйтте:

– Елама, Ханәкәм, елама,

Атаң иде Туктамыш,

Атсыз идем, ат бирде,

Тунсыз идем, тун бирде,

Асыл туннар кидерде.

Гарәби атлар мендерде;

Ул көннәр инде безгә юк,

Елама, Ханәкә, елама!

Туктамыштай ханымны,

Синең дә булган атаңны

Идегәй улы Норадын

Куып та җитеп барганда,

Кагып та башын алганда,

Атасының алдына

Аны да китереп салганда,

Бу эшенә дан итеп,

Сине дә сорап торганда,

Идегәй улы Норадын

Һич бирмәсен морадың!

Әй Ханәкәм, Ханәкәм,

Хансарайга килгәндә,

Тар карныңны киңәйтеп,

Киез бәйләп керсәң әй!

Сине дә күреп Норадын,

Ай-көнле дип белсә әй!

«Бу кем кылды?» – дигәндә,

«Атаң кылды», – дисәң әй!

Атасы белән бозылып,

Икәве бердәй түнсә әй!

Алар да китеп тәхеттән,

Синең энең яшь солтан

Кадыйрбирде хан булып,

Әүвәлгедәй дан булып,

Дәүран гомер сөрсә әй!

Җанбай алай дигәндә,

Ханәкә торып килгәндә,

Киез бәйләп карнына,

Хансарайга иңгәндә,

Норадын аны күргәндә —

«Бу ни?» – диеп торганда,

Ханәкә солтан аны әйтте:

«Атаң белер мәгънәсен!»

Моны ишетеп Норадын,

Күмердәй кара киселде.

Атасын күреп тәхеттә:

– А! – дип, анда җикерде.

Кулындагы думбыра

Кулында түзми сикерде.

Анда чыгып уң күзе,

Күзсез калды Идегәй.

XV. Идегәйнең Норадынга рәнҗеп әйткәне, Норадынның бүленеп киткәне

Идегәй анда рәнҗеде,

Рәнҗегәндә, моны әйтте:

– Норадын да булсаң булсана!

Болытка җиткән Нарс тауны

Җилеп үк тә үтсәң үтсәнә!

Таңда чыккан Чулпандай

Яна да яна торсана!

Шул теләк белән тудырдым,

Дүрт кырлап учак өйдердем,

Кызылдан бишек кылдырдым,

Алтыннан чүмәк уйдырдым,

Көмештән төбәк койдырдым,

Уен осталардан уйдырдым,

Сырын сыраучылардан сырдырдым;

Әй тумагыр, тумагыр,

Сине каян тудырдым?!

Син туганда, Норадын,

Ту бияләр суйдырдым;

Алты көнләп аш биреп,

Галимнәрне туйдырдым,

Җиде көнләп аш биреп,

Ятимнәрне туйдырдым.

Хан кашында туды дип,

Атыңны Норадын куйдырдым.

И тумагыр, тумагыр,

Сине каян тудырдым?!

Син яманны тудырып,

Калкай камка түшәттем,

Калкай камка каты дип,

Сосарыма биләттем;

Сосарым суык булыр дип,

Күк тиенгә биләттем,

Күк тиенне тиң күрми,

Кара кешкә биләттем;

Кара кешнең эчендә

Аначылар хурлар дип,

Бавырыңны күтәртми,

Билеңә садак ураттым.

Гарәби китап укыган

Галимнән мәгънә сораттым,

Кочаклап Коръән укыган

Мулладан мәгънә сораттым.

Әй колыным, мин сине

Бигә нөгәр алдырдым,

Ханга лаек туды дип,

Ханнан кәбеч[440] алдырдым;

Астың атка кансын дип,

Аргымак сайлап мендердем,

Иңең тунга кансын дип,

Атлас сайлап кидердем;

Күкрәгең яулы үссен дип,

Качкан яуны кудырдым,

Башлап ханны кудырдым,

Аны да синнән үтерттем,

Картайган да көнемдә

Үз башыма көч иттем!

вернуться

439

Төркен – ирдәге хатынның кардәшләре.