Биләнчек башы биш тирәк,
Билге төйдең[441], Норадын;
Биш бигә бер колын —
Тилү[442] идең, Норадын;
Казгош кунмас карагач,
Каз кундырдың, Норадын,
Козгын кунмас ку агач,
Ку кундырдың, Норадын,
Адәм җитмәс кола чүл,
Ил кундырдың, Норадын!
Каудын җиргә ут салдың,
Утны кайдан утларсың?
Кара суга кан койдың,
Суны кайдан эчәрсең?
Кара аргымак катырдың,
Атны кайдан менәрсең?
Кара лачын кау иттең[443],
Кошны кайдан чөярсең?
Катифәне[444] хурладың,
Тунны кайдан киярсең?
Калын нөгәр[445] таркаттың,
Нөгәр кайдан тотарсың?
Ханәкәне алҗыттың,
Сылу кайдан кочарсың?
Кардай чәче агарган,
Курдай[446] күзе кызарган,
Син дигәндә җан аткан
Ялгыз атаң мин идем,
Күзем орып чыгардың;
Кайда барып уңарсың?
Кайда бер барсаң тынарсың?
Языгы белән гөнаһсың,
Кайда ла барып йоларсың?
Ир Норадын анда әйтте:
– Биләнчек башы биш тирәк,
Билге төйсәм йорт өчен;
Биш биягә бер колын —
Тилү идем сөт өчен;
Казгош кунмас карагач,
Каз кундырдым ит өчен;
Козгын кунмас ку агач,
Ку кундырдым кот өчен;
Адәм җитмәс кола чүл,
Ил кундырдым йорт өчен;
Язгы кауга ут салсам,
Үртән[447] сайлап утлармын;
Кара суга кан койсам,
Су тоныгын эчәрмен;
Кара аргымак катырсам,
Толпар сайлап менәрмен;
Кара лачын кау итсәм,
Шоңкар сайлап чөярмен;
Катифәне хурласам,
Турка[448] сайлап киярмен.
Калың нөгәр таркатсам,
Хан-солтаннан тотармын!
Ханәкәне алҗытсам,
Сылу таңлап кочармын.
Кардай чәче агарган,
Курдай күзе кызарган,
Мин дигәндә җан аткан
Ялгыз атам син булсаң,
Син сүзеңнән тангансың[449],
Киленеңне алгансың!
Күзең орып чыгарсам,
Тәңре өе Кәгъбәне
Бер әйләнсәм уңармын,
Өч әйләнсәм тынармын;
Языгы белән гөнаһсын
Җиде әйләнсәм йолармын!
Аны әйткәндә Норадын
Елдырым[450] ташлы пычагын
Суырып алды кынаптан.
Кабына сыймый йөрәге,
Кайтыр микән каһәрем дип,
Атылып чыкты сарайдан.
Елдырым ташлы пычагын
Кара ташка бер орды,
Кара ташны как ярды.
Каһәре кайтып Норадын,
Кайтып килде сарайга,
Атасына аны әйтте:
– Уй[451] дигәйдә кыр дигәй,
Уйны баскан мырзамын!
Ханнар белән, биләр белән
Коемлашкан[452] мырзамын;
Коемлашым беткән соң
Алыс-алыс җирләргә,
Үзгә телле илләргә,
Илче кылып игәнмен[453].
Йөлде[454] белән үссен дип,
Япрагы нурдан яралган
Байтагымның алдына
Бостанлы тирәк булганмын!
Ай кашында Зөһрәдәй
Балкый-балкый туганмын;
Таң алдында Чулпандай
Яна-яна торганмын;
Сүзле адәмне сөйләтмәс
Инәдән чичән туганмын!
Тешле адәмне тешләтмәс
Инәдән тешле туганмын;
Булыр җирдән булганмын!
Арысландай биншәм[455] корышып,
Ат ярышта узганмын;
Кылыгым[456] кемгә яраса,
Кысмәтен[457] аның кылганмын!
Китәрмен, атам, китәрмен,
Шаһ Тимергә җитәрмен,
Тимер биргән кире атны[458]
Тирләткәнче менәрмен;
Тимер биргән тимер тун —
Сүтелгәнче киярмен!
Унике тотам укларны
Бетергәнче чөярмен!
Тимер белән антым бар,
Тимер белән шартым бар:
Тимер биргән сылуны
Алдыма алып сөярмен!
Алтыннан байса[459] суктырып,
Өгемә[460] шоңкар чөярмен,
Алты арбага ак ябып,
Алтысына нар җигеп,
Исәнемдә, савымда
Тутыра алтын төярмен.
Анда торып Норадын,
Атына менеп атланды.
Айтулы ару анасы
Норадынга анда әйтте:
– Әй Норадын, Норадын!
Каз төшермәс күлләргә
Каз төшереп уйнаттың;
Каздай башын агарткан
Атаңны нигә уйлаттың?
Әй Норадын, Норадын,
Ку кундырмас күлләргә
Ку кундырып уйнаттың;
Кудай башын агарткан
Анаңны нигә уйлаттың?
Анда әйтте Норадын:
– Әй инәкәм, инәкәм,
Каз төшермәс күлләргә
Каз төшердем ил өчен,
Каздай башын агарткан
Атны уйлаттым ил өчен!
Әй инәкәм, инәкәм,
Ку кундырмас күлләргә
Ку төшердем йорт өчен,
Кудай башын агарткан
Анамны уйлаттым йорт өчен!
Янә әйтте анасы:
– Әй Норадын, Норадын,
Кара суга кан койсаң,
Суны кайдан эчәрсең?
Халык белән даулашып,
Яхшыны кайдан табарсың?