Выбрать главу

Әй Норадын, Норадын,

Каулы җиргә ут салып,

Утны кайдан утларсың?

Халык белән яулашып,

Яхшыны кайдан табарсың?

Җавап бирде Норадын:

– Әй инәкәм, инәкәм,

Кара суга кан койсам,

Балдан ширбәт эчәрмен,

Халык белән даулашсам,

Йорт яхшысын табармын.

Әй инәкәм, инәкәм,

Каулы җиргә ут салсам,

Ут яхшысын табармын,

Халык белән яулашсам,

Йорт яхшысын табармын!

Янә әйтте анасы:

– Әй Норадын, Норадын,

Идел дигән су килер,

Аны ничек кичәрсең?

Итәгендә ил булыр,

Аны ничек үтәрсең?

Әй Норадын, Норадын,

Җаек дигән су килер,

Аны ничек кичәрсең?

Ягасында ил булыр,

Аны ничек үтәрсең?

Җавап бирде Норадын:

– Әй инәкәм, инәкәм,

Ике ташны култыклап,

Идел кичкән углыңмын;

Икедән яуга төшеп

Исән чыккан углыңмын;

Идел дигән су булса,

Ике чумсам кичәрмен;

Итәгендә ил булса,

Ике орсам үтәрмен!

Әй инәкәм, инәкәм,

Ялгыз ташны култыклап,

Җаек кичкән углыңмын;

Яңгыздан яуга төшеп,

Исән чыккан углыңмын;

Җаек дигән су булса,

Бер чумганда кичәрмен,

Ягасында ил булса,

Бер органда үтәрмен!

Янә әйтте анасы:

– Әй Норадын, Норадын,

Бер агачта мең ботак —

Аны кисим дидеңме,

Берүзеңә мең кеше —

Аны изим дидеңме?

Җавап бирде Норадын:

– Әй инәкәм, инәкәм,

Бер агачта мең ботак,

Бер ботактан нисе артык?

Атның аттан нисе артык? –

Бер атлаган боты артык!

Ирнең ирдән нисе артык? –

Бер сөйләгән сүзе артык!

Бәйләве юк чичәннән[461]

Өндәмәгән эшле[462] артык!

Бәйге[463] алмаган йөгеректән[464]

Биле юан бишле[465] артык!

Берүземә мең кеше —

Бер кешедән нисе артык?

Аны әйтеп Норадын,

Чыгып китте баш тартып.

XVI. Норадынның кайтып атасын куганы, Идегәйнең казак чыгып киткәне

Идегәй углын куганда,

Иле берекми торганда,

Хан тәхетенә хан итеп

Шадибәкне куйганда,

Дала буен ду итеп,

Дуадак үтте Норадын.

Бер юнәлде Тимергә[466],

Бер юнәлде Сыгнакка[467],

Сыганактан чыгып Сарайчык[468],

Сарайчыктан Аҗдаркан[469],

Аҗдарканнан Актүбә,

Актүбәдән Җаекка,

Җаек башы Кырык Чолан,

Идел башы Ирәмәл[470],

Ирәмәлдән Норага,

Норадан чыгып Иртешкә,

Ил кыдырды Норадын.

Ата белән даулашып,

Халык белән яулашып,

Ил яхшысын тапмады,

Аннан илгә дус булды.

Күчкән күчкә кушылып,

Күчмәләргә баш булып,

Даладан дала кыдырды,

Анда күңелен тындырды.

Кәмалның углы Киң Җанбай

Көннән бер көн Идегәйгә

Бер килмәсә бер килде,

Бер килгәндә, аны әйтте:

– Идегәй, син таңдагы көн

Яу өстенә яу килсә,

Яңгыз нигә ярарсың?

Дошманың аулай үләрсең;

Норадын яман углың түгел иде,

Кендегеңне борырсың!

Анда әйтте Идегәй:

– Яхшы әйттең, җан әкәсе[471],

Бик хуш әйттең, яу нәкәсе[472]!

Яу өстенә яу килсә,

Яңгыз нигә ярармын?

Дошман аулай үләрмен,

Йә дошманга калырмын.

Норадын яман углым түгел иде,

Кендегемне борырмын!

Норадын дала кичкәндә,

Айлар, көннәр үткәндә,

Ялгыз углын сагынып,

Сагынып та зарыгып,

Идегәй аны җырлады:

– Алыстан кара күренсә,

Әйләнешкән мырза углым,

Юыктан кара күренсә,

Тулганышкан мырза углым,

Бурай-бурай кар яуса,

Бүз киерешкән мырза углым,

Бура сынлы ут килсә,

Булат калкан – мырза углым!

Читтә солтан булудан

Илдә олтан булу артык;

Күктә чулпан булудан

Суда чуртан булу артык.

Әй Норадын, углым, әй,

Сагындырды мине артык!

Анда торып Идегәй,

Ил өлкәне биләргә

Киңәш-уңаш иткән соң,

Норадынны чакыртып,

Илчеләрен җибәрде.

Илчеләр җитеп килгәндә,

Норадынга аны әйтте:

– Кәмалның углы Җанбайдан,

Сорагантай углы Субрадан,

Аргылның углы Кара Куҗадан,

Акның углы Булаттан,

Алчагыр углы Мырзадан,

Исән углы Ходайбирдедән,

Ирекле ир[473] атаңнан

Өндәү килде «Кайтсын!» – дип,

Кугын килде «Кайтсын!» – дип,

«Үпкәләсә үпкә сүзен әйтсен, дип,

Ике канат, бер койрык,

Инеп шоңкар чөйсен, дип;

Ирнәве алтын сараяк,

Ир саркытын эчсен, дип;

Ай кашында бер йолдыз

Зөһрә балкый торсын, дип;

Таң алдында бер йолдыз,

Чулпан балкый торсын, дип;

Кызыл канлы кылычын

Ак сөт белән юсын, дип,

вернуться

462

Өндәмәгән эшле – дәшми генә эшен эшләгән кеше.

вернуться

463

Бәйге – ярыш бүләге.

вернуться

464

Йөгерек – чабышкы ат.

вернуться

465

Бишле – биш яшьлек ат.

вернуться

466

Тимер – Аксак Тимер.

вернуться

469

Аҗдаркан – Әстерхан.

вернуться

470

Ирәмәл – хәзерге Башкортстандагы тау.

вернуться

471

Җан әкәсе – җан агасы.

вернуться

472

Яу нәкәсе – кешелексез, дошман.

вернуться

473

Ирекле ир – «Идегәйнең титулы, хөкем йөртүгә ирекле, хокуклы» мәгънәсендә. Ул, үзе хан булмастай, ханнарны идарә кылган өчен мондый исем алган.