Выбрать главу

Иргә сәлам биргәндә,

Иңкәеп тәгъзим кылсын, дип,

Асыраган атасын

Ата диеп белсен, дип,

Аз гына гаебе булса да,

Анасы аша кичсен, дип».

Анда әйтте Норадын:

– Кәмал углы Җанбайдан,

Соргантай углы Субрадан,

Аргылның углы Кара Куҗадан,

Акның углы Булаттан,

Алчагыр углы Мырзадан,

Исән углы Ходайбирдедән,

Ирекле ир атамнан

Өндәү килсә дә кайтмасмын;

Үпкәләсәм дә әйтмәсмен.

Ике канат, бер койрык,

Инеп шоңкар чөймәсмен;

Ирнәбе алтын сараяк,

Ир саркытын эчмәсмен;

Иргә сәлам бирмәсмен,

Иңкәеп тәгъзим кылмасмын.

Ирнең күңле ефәктәй —

Бер төйнәлсә чишелмәс,

Таразуга[474] салсаң тиңәлмәс,

Мыскалга салсаң ким имәс.

Норадын алай дигәндә,

Илчеләрнең мулласы

Пир Галәттин аны әйтте:

– Бер дигәч тә ни яман?

Ходаны белмәс – ул яман.

Икенчеләй ни яман?

Фарыз укымас – ул яман.

Өченчеләй ни яман?

Өзелеп чыгар җан яман.

Дүртенчеләй ни яман?

Төркене юк кыз яман;

Бишенчеләй ни яман?

Бишектәгеләр елашып,

Атасыз калса – ул яман,

Алтынчылай ни яман?

Атадан яңгыз туган ул яман.

Җиденчеләй ни яман?

Җитәкләшеп ятимнәр

Елый калса – ул яман.

Сигезенчеләй ни яман?

Ир кулыннан сирпелеп,

Дәүләт тайса – ул яман.

Тугызынчылай ни яман?

Тур бала кош баласы

Ояда елый калса – ул яман.

Унынчылай ни яман?

Утырган җире җофарлы,

Ун бармагы кыналы,

Төнбоектай күкрәге

Күпереп өскә калкыган

Ханәкәдәй арулар,

Көнәкәдәй туталар

Елый калса – ул яман.

Илчеләр алай дигәндә

Кайтып килде Норадын,

Кашка көрән ат менеп,

Ата-анасын үз санап,

Үзгәләрне ят белеп

Чаба кайтты Норадын,

Атасына ялынып,

Языгы белән гөнаһсы

Үз муйнына алынып.

Идегәй аны күргәндә,

Маңгаен искәп сөйгәндә,

Норадынга аны әйтте:

– Уяу, батыр баламсың,

Уяныклы мырза углым!

Күргән күлүк баламсың,

Кәргәр иткән мырза углым!

Бүз аргымак баласыдай

Буйлы-сынлы мырза углым!

Алсу-кара битле углым!

Иплеләргә ипле углым!

Авадан очкан алты аккош,

Уң канаты сырлы углым!

Пәйгамбәрнең кияве

Галидәен нурлы углым!

Фирештәдәй битле углым!

Биек рәүгә төсле углым!

Шаталы ефәк тун кисә,

Ярашыклы мырза углым!

Садагың алтын, ук алтын,

Самыргап[475] әйткән сүз алтын,

Саф азамат мырза углым!

Ямәннән кеше җыйсам,

Уртага агач тексәм[476],

Сине дәрәҗәгә чиксәм[477],

Саф алтынсың, мырза углым!

Идегәй алай әйткәндә,

Дәрәҗәгә чиккәндә,

Ир азамат Норадын

Хан булам дип уйлады,

Атасы хан итмәде,

Үзе дә хан булмады.

Норадын моны күргәндә,

Каһәреннән кайналды,

Идегәйгә анда әйтте:

– Әйткәнеңнең барысын

Кылганың хак, и ата!

Әйткәнемнең берсен дә

Кылганың юк, и ата!

Тирлегем[478] алтын булмады,

Тәгем[479] минәр[480] булмады:

Хан җыены би углы

Норадын хан булмады,

Хан булганның нисе артык?

Үзебездән соңгыга

Өлгеләп өлге булмады.

Йә син үзең хан булгын,

Йә син мине хан кылгыл!

Йә син мине үтергел,

Йә мин сине үтерим!

Йә күземә күренмә,

Казак чыгып кит! – диде.

Анда әйтте Идегәй:

– Әй Норадын, Норадын,

Аңламыймын морадың!

Туктамышның илендә,

Туган-үскән җиремдә,

Ач бүредәй караштым,

Эт-мешәктәй[481] талаштым.

Биле савырылы көрәнне

Боракка охшаш менгәнмен.

Тамгасыз[482] углы Барактан

Ирәксез алу алганмын.

Сорымкан углы Чыңгызга

Сорамый барып иңгәнмен,

Байкаусыз[483] башын кискәнмен;

Алтын тауга барганмын,

Түрә булып алганмын,

Халкын җыеп алып килеп,

Ак Урдага салганмын.

Урда өчен тырышкан,

Ягалашып орышкан,

Батырларның кайберен

Ил нөгәре кылганмын;

Минем белән бер булып,

Халык өчен тартышкан,

Ягалашып көрәшеп,

Дошманнар белән чәнешкән

Ыруларның батырын

Кайсын бием кылганмын,

Кайсын ханым кылганмын,

Нинди юан булса да,

Яңгыз агач өй булмас;

Нинди ятыш булса да,

Яңгыз егет би булмас.

Хан булаем димәче,

Дан булыем димәче,

Ялгыз башың халыксыз

Сан булыем димәче.

Әй Норадын, Норадын,

Нидер синең морадың?

Идегәй аны әйткәндә,

Ир Норадын моны әйтте:

– Фирештәдәен атам!

Һәр эштә даим атам!

Нигә мине хурлыйсың?

Нигә мине җырлыйсың?

вернуться

474

Таразу – үлчәү, бизмән.

вернуться

475

Самыргау – авырсыну, әйтәсе килми генә әйтү.

вернуться

477

Чиксәм – мендерсәм.

вернуться

479

Тәк – чыгыш, ягъни чыгышым асыл булмады, кара сөяктән булдым.

вернуться

480

Минәр – бизәк, нәкыш, орнамент.

вернуться

481

Мешәк – мәче.

вернуться

482

Тамга – пошлина.