Выбрать главу

Җырласаң мине, атам,

Җырлавыңа чыдамам,

Хурласаң мине, атам,

Хурлавыңа чыдамам!

Буранлы көн туганмын,

Борыч бирсәң еламам,

Борычтан яман ачымам,

Шикәр түксәң төчемәм;

Булаттан мин катымын.

Сөткә салсаң агармам!

Арыслан булып туганмын,

Төрткәнеңә коламам[484];

Буралкы[485] аттан ярышмын[486],

Бугалак[487] салсаң туктамам!

Буторгактан катымын,

Бидаяктан очкырмын,

Бушансам, сона коткармам!

Йә син үзең хан булгын!

Йә син мине хан иткел!

Йә күземә күренмә,

Казак чыгып кит! – диде.

Норадын алай дигәндә,

Азамат ир Идегәй

Җиде кат күктәй күкрәде,

Авазы калкып, яңгырап,

Норадынга аны әйтте:

– Кузагачтан[488] биекмен,

Болытка җитми тынмасмын;

Башымнан давыл өрсә дә.

Мин аңардан сынмасмын!

Гөрелдәсәм, сугар яшенмен,

Көлсәм, мин бер чуакмын[489];

Киреләнсәм, йокың бозармын,

Көрәшсәм, сине егармын,

Йөгерсәм, сине узармын;

Әй Норадын, Норадын,

Уңмастайны даулама;

Уңмастайны даулашып,

Казак кит дип каулама.

Каргышым кара таштан үтәдер,

Аһым җирне-күкне тотадыр,

Күтәрә алмассың, Норадын!

Анда Идегәй аһ орды,

Норадын артка егылды,

Авызы-борыны кыйшайды.

Анда әйтте Киң Җанбай:

– Норадын бердәнбер балаңдыр,

Каргыш итмә, Идегәй,

Алкыш иткел углыңа!

Анда углын аяды,

Алкыш[490] бирде Идегәй.

Норадын янә терелде,

Авызы-йөзе төзәлде.

Тора килеп Норадын,

Идегәйгә янә әйтте:

– Кисәкчә чыккан болытмын,

Яумаенча таркалмам,

Анадан кара туганмын[491],

Сабынлап юсаң агармам!

Атадан аеры туганмын,

Би үткәрсәң ныгаймам,

Болыттан кыеш чыкканмын,

Алдыңа алсаң, төз булмам!

Йә син үзең хан булгын!

Йә син мине хан иткел!

Йә күземә күренмә,

Казак чыгып кит! – диде.

Анда торып Идегәй,

Норадынга аны әйтте:

– «Ялгыз баланың кылыгы

Яудан яман», – дисә, бу булгай.

Җанбайдаен җанбазның[492]

Языгын алып муйныңа,

Җанын исән калдырдың,

Яныңа яучы алдырдың!

Ул да җитәр бер көн җаныңа!

Сорымкан углы Чыңгызны,

Кала бозган Калтайны,

Төкле авызлы княжне

Мин каерылып чапканда,

Яфанга[493] чыгып яу җыйдың,

Яудан тынган йортымны

Яу астында калдырдың,

Атаң корган каланы

Күчмәләрдән алдырдың[494]!

Яу өстенә яу килсә,

Ул да җитәр бер көн башыңа!

Алыс белән ювыкны юырткан белер,

Яхшы белән яманны күргән белер;

Яхшы – йөргән җиренә кәнт[495] салыр,

Яман – йөргән җиренә үрт[496] салыр.

Көн батса да куйга сукмак табылыр;

Бер төкергән – ни итәр,

Күп төкерсә күл итәр.

Күп белән эшең төшмәсен,

Күп – эшеңне чүкерер!

Әй Норадын, Норадын,

Эшем кулай килгәндә,

Буракан углы Тимергә,

Бураканның үзе әмиргә

Аягының астында

Даб-дарки[497] булып утырдым;

Эшем кулай килгәндә,

Бер көндә биш йөз кеше үтердем;

Бер мең кешегә җиткәндә,

Кара Тиен дигән алыпны

Языда[498] ялгыз үтердем.

Тимернең кызы Акбеләк,

Алла үземә биргәндә,

Тиген улҗа китердем.

Газазил[499] булмый ни булгай?

Колыным, ялгыз калыр икәнсең.

Күземнең яше коргамас

Кысыр мәдәт теләдем.

Хатәм-Тайдай[500] юмартсың,

Арысландай адусың[501].

Хәмзәдәен[502] пәлвансың,

Галинең Гали[503] углысың,

Кардай башы агарган

Карт атаңа яу булдың,

Арыслансың, мырза углым!

Урый чабып, кисә үткән

Ун бармагың, мырза углым;

Түбәле туры ат менгән,

Яуга чапкан мырза углым;

Кисмә-кисмә сары алтын,

Бер ибенә килгәндә,

Кисми биргән мырза углым;

Кымтыганы хатасыз

Карчыгадай мырза углым;

Каулаганың мин булсам,

Мин качаем, син каула,

Һәрбер көндә дошманың

Миндәй качсын, мырза углым!

Заман ахыр булганда,

Газраил дигән бер мәләк

Күктән үзе хәбәр биргәндә,

Ак кәфенгә чолганып,

Гарешкә[504] чыгар атаңны

Син кауладың, мырза углым!

Һинде белән Ямәннән,

Хива белән Бохардан

Барча осталар җыелса,

Уртага булат сандал кордырса,

Чәкән белән суктырса,

Тәразуга салып чиктерсә,

Зиеннән һич тә бакыр табылмас,

Саф алтынсың, мырза углым!

вернуться

485

Буралкы – брамат йөргән, иясез ат.

вернуться

487

Бугалак – муенына ыргытып, атны буып туктату өчен элмәк.

вернуться

492

Җанбаз – җан белән уйнаучы.

вернуться

494

Күчмәләрдән алдырдың… – биредә Идегәй яуда вакытта Норадынның, күчмәләр белән килеп, Сарайны басып алуы турында сүз бара.

вернуться

495

Кәнт – шәһәр.

вернуться

501

Аду – кырыс.

вернуться

502

Хәмзә – Мөхәммәтнең батыр сәхабәсе, сугышта үтерелгән.