Выбрать главу

Кайта җитеп килгәндә,

Җиденең җиде атасы

Кадыйрбирде солтанның

Аягына егылды:

– Җидебез дә чыңгызлар,

Җидебезнең җиде угыл,

Җидәвен дә коткаргыл!

Киңәш-уңаш кылган соң,

Кадыйрбирде Идегәйгә

Кайтадан илче күндерде:

«Тотсак иткән җидеңне

Җидәвен дә кайтаргыл.

Норадындай балаңны

Мин дә сиңа кайтарыйм».

Илче кылып игән соң,

Кадыйрбирде анда әйтте:

– Кулга төшкән дошманны

Кайтадан буш күндерсәк,

Безгә лаек эш булмас,

Бер хәйләсен кылыйк, – дип,

Норадынны баздан алдырды.

Аягын анда салдырып,

Ялангачка калдырып,

Тимер чөй каккан кара идән –

Кара идәнгә бастырды.

Норадын анда кергәндә,

Ни булганын аңлады.

Буй-буй такта, буй такта,

Тимер чөй каккан буй такта,

Пычаклап суккан урындык;

Ир Норадын курыкмады.

Басып атлап узганда,

Бер йөзен дә чытмады,

Пычаклап суккан урынга

Тайчанмастан утырды.

Кадыйрбирде сорыйдыр:

– Аркадан күчкән алты арба,

Алтавы да казна арба,

Аны ниттең, Норадын?

Җавап бирде Норадын:

– Аркадан күчкән алты арба,

Алтавы да казна арба,

Тулгашканда[514] мин аны,

Адашканым бардыр, дип,

Адашканда мин аны

Үз кулым белән сәдака итеп биргәймен!

Кадыйрбирде сорыйдыр:

– Тулгый-тулгый йөгергән,

Йөгергәндә җир бавырын кыдырган,

Тустаган күзле турыны

Аны ниттең, Норадын?

Җавап бирде Норадын:

– Тулгай-тулгай йөгергән,

Йөгергәндә җир бавырын кыдырган

Тустаган күзле турыны

Тукыш иткән көннәрдә

Үз астыңнан менгәнмен…

Менеп алып, сугышта

Үзеңә каршы йөргәнмен!

Кадыйрбирде сорыйдыр:

– Бер-бер ягы унике шаймән юнаган

Бусагасы булат өйләрне,

Аны да ниттең, Норадын?

Җавап бирде Норадын!

– Бер-бер ягы унике шаймән юнаган

Бусагасы булат өйләрне,

Моңайганым китсен дип,

Иреккәнем килсен дип,

Оран[515] утка якканмын!

Кадыйрбирде сорыйдыр:

– Сигез җирдән чигелгән,

Тугыз җирдән тукылган,

Кара кештән тегелгән

Тунны ниттең, Норадын?

Тугыз кызлык, мең куйлык

Нургыба атлы көбәмне

Аны ниттең, Норадын?

Җавап бирде Норадын:

– Сигез җирдән чигелгән,

Тугыз җирдән тукылган,

Кара кештән тегелгән

Тунны Тәңре биргән соң

Сыртыма салып йөргәнмен;

Тугыз кызлык, мең куйлык

Нургыба[516] атлы көбәне

Тәңре үземә биргән соң,

Бөктәр тышлап кигәнмен,

Кигән соңын сугышып,

Үзеңә каршы килгәнмен!

Анда утырып Киң Җанбай,

Норадынга аны әйтте:

– Тулганалы айбалта,

Аны ниттең, Норадын?

Тугыз солтан атасы,

Тулай йортның иясе,

Туктамыштай хан ирне

Аны ниттең, Норадын?

Кыннан чыкса сынайган,

Туры чалсаң, баш кискән

Алҗасман дигән кылычны

Аны да ниттең, Норадын?

Ханәкәдәй күреклене,

Көнәкәдәй сылуны

Аны ниттең, Норадын?

Кисмә-кисмә сары алтын,

Мөһер суккан саф алтын,

Энҗе-гәүһәр, якутны

Аны ниттең, Норадын?

Җавап бирде Норадын:

– Тулгамалы айбалтаң,

Тукыш иткән җирләрдә

Уң кулыма алганмын,

Алып кайрап салганмын,

Карны юан биләрнең,

Иңкәйтеп башын алганмын!

Тугыз солтан бабасы,

Тулай йортның иясе

Туктамыштай хан ирне

Төнәй-төнәй куганмын!

Иртеш башы Кара Тунда[517]

Куа барып җиткәнмен;

Кыннан чыкса сынайган,

Туры чалсаң, таш кискән,

Каерып чалсаң, баш кискән

Алҗасман дигән кылыч белән

Туктамыштай хан ирнең,

Сакалын ала кан итеп,

Башын кисеп алганмын…

Сөяге тездә калыр дип,

Сөйрәгеннән тишкәнмен,

Канлы башын атаңның

Канҗагама такканмын,

Канҗагама такканда,

Карындыкка сарганмын,

Атам алдына китереп салганмын.

Хан сөяге кия[518] дип,

Ханнарны куйган сарайчык:

Атаңның башын мин анда

Алып килеп куйганмын?

Ханәкәдәй күреклене,

Көнәкәдәй сылуны

Тәңре үзе миңа биргәндә,

Тиген улҗа кылганмын.

Кисмә-кисмә сары алтын,

Мөһер суккан саф алтын,

Энҗе-гәүһәр, якутны

Халкыма мин барын

Кисеп улҗа кылганмын!

Кәмал углы Киң Җанбай,

Кире сүзгә эт Җанбай!

Арырак китеп сөйлә син,

Бирерәк килеп тыңла син!

Колан коега төшкәндә,

Корбага[519] айгырлык кылыр;

Норадын турга[520] төшкәндә,

Җанбай аударлык[521] кылыр!

Ачма күзең, тишәрмен,

Сөйләмә, телең кисәрмен!

Эчеңә кереп мин синең,

Кара җылан булып гизәрмен!

Аш биргәннең углысың,

Мал биргәннең колысың!

Коллык кылып җиде балаң,

вернуться

515

Оран – бу урында: «орган» мәгънәсендә.

вернуться

516

Нургыба – балкып янган ябынча, көбә.

вернуться

519

Корбага – гөберле бака.

вернуться

520

Турга – бу урында «бауга» дигәнне аңлата.