Җиде буының корысын!
Мин рамазан аенда,
Айның унбиш көнендә,
Пәйшәмбә көн, җома акшам,
Айның тулы төнендә,
Ай-көн бергә йөргәндә,
Асылдан пәйда булганмын!
Кадыйрбирде яшь солтан,
Норадынны өнсез табып торасың;
Озын угы, киң җае[522]
Төшә куйса кулына,
Синдәй әйткән солтанны
Җибәрмәс миде[523] ир үзе
Атаң барган «кайтмас йорт» ның юлына?
Алчылар[524] белән алдатып,
Садак-савыт ташлатып,
Хәйлә белән кулга алып,
Кадыйрбирде яшь солтан
Чөй үткәреп торасың;
Заманында белеп әйткән үкенмәс;
Кузагачтан биекмен,
Болытка тисәм бөгелмәм,
Кайнашып беткән ботакмын,
Өермә сукса иелмәм;
Буралкы аттан ярсумын,
Бугалак салсаң туктамам;
Ботыргактан катымын,
Борыныма чөй үткәрсәң чыдармын.
Бусгынчыктан кыешмын,
Тезгә салсаң, төз булмам;
Ак диңгездән ачымын,
Шикәр түксәң төчемәм,
Тулай байтак иясе
Туктамыш атлы атаңны
Кисә кырыккан арысланмын!
Йөрәгемә пычак тыксаң да
Әйтермен, һич курыкмамын;
Коралсызларны кыйнау,
Йоклаганны үтерү –
Көчсез кеше эше ул,
Юньсез кеше эше ул!
Норадын алай дигәндә,
Пычаклап суккан урындык
Ботын ярып кергәндә,
Аягыннан кан саркып,
Йөзлегенә иңгәндә,
Кымшанмастан утырып,
Турыдан җавап биргәндә,
Кадыйрбирде яшь солтан
Норадынга таң калды:
– Андый батыр ир булдың,
Атаңа миннән сау юнәл, —
Аны әйтеп яшь солтан,
Норадынның кулын чиштерде,
Эчерге[525], ияр салдыртмый,
Менәренә ат бирде,
Җайдак[526] атка мендерде,
Иделгә туры китерде.
Тирләп килгән атыннан
Ярасына үтеп кара тир,
Ягыр булып[527] Норадын,
Торалмаслык булсын дип,
Атны кызу җилдерде.
Иделгә килгән Идегәй
Идел аша кычкырды:
– Каны[528], углым Норадын?
Аны миңа җибәрсен,
Бу җидәүне җибәрим!
Кадыйрбирде бу яктан
Норадынны салга артлап,
Идел үтә җибәрде.
Ике яктан ике сал
Икәве бергә килгәндә,
Арыдан торып Идегәй,
Норадынга тулгап аны әйтте:
– Җиде кичә беренсә,
Җир ялгышмас мырза углым!
Җиде дәрья кушылып,
Котырынып ташканда,
Җил каектай[529] умравын
Җилгә биреп ашканда,
Ташкын тирән дәрьяны
Болыттай үткән мырза углым!
Кола саргыл баласын
Куга чөйгән мырза углым!
Ку канатын сал итеп,
Идел кичкән мырза углым!
Каз канатын сал итеп,
Җаек кичкән мырза углым!
Салны салга бәйләче!
Сал эчендә җидәүне
Яхшы уңгарчы, мырза углым!
Идегәй алай дигәндә,
Саллар салга килгәндә,
Норадын салны сөздереп,
Салны салга бәйләде.
Салда утырган җиде угыл —
Җидәвен дә үтереп,
Ана Иделгә колатты.
Иделне кичеп Норадын,
Идегәйгә килгәндә,
Гозер-гафу үтенеп,
Кулыннан үбеп йөгенде.
Ярасына үтеп кара тир,
Ягыр булып Норадын
Ул сәгатьтә егылды.
XVIII. Кадыйрбирде солтанның урда торгызып, Идегәй өстенә барганы, Идегәйнең орышта үлгәне
Кадыйрбирде яшь солтан
Анда утырып яр салды:
– Дәүран сөргән көнемдә
Идегәй исән икәндә,
Идел-йорт миңа ил булмас,
Күргән көнем көн булмас,
Йә Идегәй, йә дә мин!
Атланыек, ятмыек!
Аны әйтеп яшь солтан,
Оран салып атланып,
Бар урдасын җыйдырды.
Атадан калган кара ту
Сынган икән, сап куеп,
Аны уңнан бастырып,
Дум-думбагын ордырып,
Хан урдасын торгызды.
Кәмал углы Киң Җанбай
Кадыйрбирде солтанга
Киңәшен биреп, анда әйтте:
– Тулыксыган[530] ана Идел
Тулкына биреп ятканда
Иделдән чирү күчерү
Кыен булыр, солтаным.
Идел туңсын, боз тотсын,
Юл ачылсын, солтаным;
Идегәй инде карыган[531],
Алтмышыннан яше узган,
Куя торсаң ни булыр?
Җанбай алай дигәндә,
Кадыйрбирде солтанга
Ул сүз анда якмады,
Үз уеннан кайтмады:
– Идел туңса, кем кичмәс?
Идегәй үлсә, кем алмас?
Иделне туңмас борын кичмәк кирәк,
Идегәйне үлмәс борын алмак кирәк,
Һәй моңаймаң, биләрем!
Кайта чапсам, көн килде!
Каерып чапсам, баш килде!
Идегәй улы Норадын
Ягыр булып калганда,
Идегәйнең урдасы
Иген-тару алганда,
Ул көн миңа бер килде!
Атланыек, ятмыек!
Тулыксыган Иделне
Туңмас борын кичиек!
Үләр булса Идегәй,
Үлмәс борын алыек!
Кадыйрбирде алай дигәндә,
Алты йорты юк булган
Алты йорттан алты би,
Җиде углы юк булган
527
Ягыр булу – күп йөрүдән атның аркасы бозылу, шулай ук атның тире адәм ярасына үтүдән зәһәрле ярага әйләнү.