Выбрать главу

Җиде ырудан җиде би,

Ярлыгыннан аерылган

Ярты тархан, ярты би,

Җир-суыннан аерылган

Ярты нәзир, ярты би, —

Рас әйтерсең, ханым! – дип,

Аның сүзен җөпләде.

Аттан атын җыйдырды,

Ирдән ирен җыйдырды.

Кадыйрбирде яшь солтан

Чирүен әйдәп кузгатып,

Ана Иделгә китерде,

Иделне аша кичерде.

Кадыйрбирде килгәндә,

Идегәй аны сизгәндә,

Тора биреп корганып,

Яндашларын янга алып,

Ул да купты урныннан.

Яу килгәнен белгән соң,

Күп чирүне күргән соң,

Тарлан Бүзне[532] атланып,

Сугышка дип барадыр,

Гайрәте судай ташадыр,

Ачуы чиктән ашадыр.

Атына камчы салган соң,

Яуны килеп басадыр,

Кайда садак тартадыр,

Кайда мылтык атадыр;

Кайда кылыч селтәләп,

Кайда сөңге белән батадыр.

Ул читеннән керәдер,

Бу читеннән чыгадыр,

Куйга кергән бер бүре,

Бүре куйны кырадыр.

Иртә булды, кич булды,

Калын сугыш – эш булды.

Көн тотылып чаң булды,

Ике чирү бер килеп,

Ике Иделнең арасы

Икесенә тар булды.

Аттан тояк калмады,

Баштан колак калмады,

Тапталып яткан үлекнең

Исәбе-саны булмады.

Сансыз татар кара яу

Якадан якага алышып,

Берсенә-берсе капланып,

Теш-тырнагын актарып,

Бугазга-бугаз чәйнәшеп,

Ни булганын белмәде.

Кайсы башын актарды,

Кайсы җирдә тапталды,

Кич булганда шул булды —

Һәр ике як аз калды.

Идегәй андый ир булды:

Үлем, үлем дигәндә,

Үлем килеп йөзенә

Үле тынын өргәндә

Чигенмәде Идегәй.

Үлем, үлем дигәндә,

Ун мең төмән сан[533] кеше

Үлемгә баш игәндә

Иелмәде Идегәй.

Кадыйрбирде солтанга

Җанбай анда моны әйтте:

– Алтмыштагы Идегәй

Хәлдән хәле киткәндә,

Ике чирү бер килеп,

Кан заяга киткәндә,

Бермә-бергә бер чыгып,

Бер чүкерсәң ни булыр?

Җанбай алай дигәндә,

Кадыйрбирде яшь солтан,

Гайрәте килеп, анда әйтте:

– Идегәй андый ир икән,

Идел-йортта бер икән,

Ирекле кеше ул булып,

Илне тоткан ир икән;

Идегәй илдә бер икән,

Ир сыртланы ир икән;

Бүре булып барыем,

Бурбаеннан[534] алыем!

Арыслан булып барыем,

Арвагын[535] басып алыем!

Бер давыл булып барыем,

Бер чүкереп багыем!

Атагы өлкән ул булса,

Аның да булган атагын[536],

Үземә тартып алыем!

Аны әйтеп яшь солтан,

Суырып алып кылычын,

Чаба килеп, ул анда

Идегәйгә тулгады:

– Түбәдәге дүрт йолдыз[537],

Таң атар көн тугандыр!

Көрән туры ат койрыгы

Дүрт чалуга тулгандыр[538]!

Калган-коткан ил булып,

Кадыйрбирде хан булып,

Элгәргедәй дан булып

Яшәр көннәр тугандыр!

Көбәләр белән корганып,

Чөйдәле балта кулга алып,

Чөйдәгезгә бер менеп

Чабар көннәр тугандыр!

Анда әйтте Идегәй:

– Түбәңдәге дүрт йолдыз,

Таңы атар көн туалмас!

Көрән туры ат койрыгы

Дүрт чалуга тулалмас!

Калган-коткан ил булып,

Кадыйрбирмәс хан булып,

Туктамыштай дан булып

Яшәр көннәр туалмас!

Көбәләр белән корганып,

Чөйдәле балта[539] кулга алып,

Кадыйрбирде, чөйдәмә

Чабар көннәр туалмас!

Кадыйрбирде тагы әйтте:

– Каңтарда[540] яуган болыттай,

Зәһәрле суык төсем бар,

Эзләп килдем үзеңне,

Суеша торган эшем бар!

Җавап бирде Идегәй:

– Кабагыннан кар явып,

Керпегенә боз туңып,

Эзләп килгән Кадыйр белән

Ярышырга көчем бар.

Аны да бел, Кадырау,

Арыслан хәлдән тайса да,

Бер сарыклык көче бар!

Анда алай әйтешеп,

Ике таудай ике ир,

Типке биреп атына,

Беренә бере юнәлде.

Җиз көбәсе шаңгырап,

Калканы чыгып калкаеп,

Беренә бере шаңк итте.

Җир селкенде, ярылды,

Ярылганнан аз калды;

Алатау белән Колатау

Беренә бере бәрелде,

Бәрелгәндә сау калды!

Алты батман чукмарын

Идегәй тулгап алганчы,

Чөйдәле балта кулга алып,

Кадыйрбирде бер сукты —

Идегәйнең калканы

Анда шыңлап ярылды.

Идегәй анда чукмарын

Янә бер тулгап алганда,

Аван[541] куллы Кадыйрбирде

Янә килеп бер сукты —

Көбәсе сынып, кан чыкты.

Янә бер сугыйм дигәндә,

Анда инде Идегәй,

Алты батман чукмарын

Өч тулгады, бер сукты,

Андый итеп бер сукты,

Ат саурысы чырк итте.

Кадыйрбирде бер чүкте,

Түбәсеннән кан чыкты,

Кан чыкканда җан чыкты!

Ул атыннан ауганда,

Биләр шаша калганда,

Атын сөреп Идегәй,

вернуться

534

Бурбай – тезнең аскы сеңере

вернуться

536

Атак – дан, шөһрәт.

вернуться

538

Көрән туры ат койрыгы дүрт чалуга тулгандыр – Көрән туры ат – Кадыйрбирде аты, койрыгы – аңа ияргән халык, дүрт чалу – Алтын Урданың дүрт өлкәсе.

вернуться

540

Каңтар – декабрь.

вернуться

541

Аван – җайлы, уңган.