Кача бирде арадан!
Барын мырза аны әйтте:
– Әй Туктамыш биләре!
Туктамыш буыны киселде.
Хан булыр хан калмады.
Ханнан калган карышкы[542],
Карышкысын кем алыр?
Хан тагына[543] кем менәр?
Тулай йортны кем биләр?
Идегәй исән калганда,
Халкын җыеп алганда,
Иңсез яткан Идел-йорт —
Ил Идегәйгә калганда,
Туктамышның биләре
Би булыр көн бер тумас!
Әй Туктамыш биләре!
Хан тагына кем менәр?
Идегәйне кем җитсә,
Җитеп башын кем алса —
Хан тагына ул менәр!
Җәт булыек, биләрем!
Эзеннән баса барыек;
Ярты җаны киткәндә,
Ярты җаны калганда,
Калганын да алыек!
Барын аны әйткәндә,
Унике түрә, алты би
Идегәйне эзләп төшкәндә,
Ары чабып карады,
Бире кабып карады,
Кергән җирне айкады,
Чыккан җирне байкады[544],
Якыннан тота алмады,
Ерактан күрә алмады.
Унике түрә, алты би
Эзеннән эзен чыгарып,
Куа килеп артыннан,
Күлгә җитеп туктады.
Камышлыкка килгәндә,
Тояк эзен күргәндә,
Биләр аны карады:
Чыккан эзен тапса да,
Кергән эзен тапмады.
Унике түрә, алты би,
Идегәй янә булмады дип,
Әйләнеп китмәк булганда,
Барын мырза аны әйтте:
– Һәй, алданмыйк, биләрем!
Инде киткән юлы юк,
Ат чиктереп камышка
Арты белән кергәндер!
Моннан ары бармыек!
Идегәй исән ир булса,
Шул камыштан алыек.
Җавап бирми булмастыр,
Тулгап сорап карыек.
Камышлыкка якынлап,
Барын анда тулгады:
– Идегәй өлкән ир иде!
Идегәй өлкән ир иде!
Идегәйнең менгән аты
Авызы Актап Кир иде[545];
Идегәй андый ир иде,
Олыларча йөр иде.
Үзеннән бер яшь кечегә:
«Син тора тор, газизем,
Мин атыем», – дир иде.
Үзеннән бер яшь олыга:
«Мин торыем, газизем,
Син атсаңчы», – дир иде…
Барын аны әйткәндә,
Калка биреп камыштан,
Идегәй торып аны әйтте:
– Ягасы алтын кирәүкә
Якалашып ерткан соң,
Кылтыңлаган көрәнчә ат —
Кадыйрауны еккан соң,
Сездәен сөлтекләрдән[546]
Курка торган Идегәй юк!
Көтә торың, чыгармын,
Сөңгем канга тыгармын!
Күк күкрәтеп, кылычым
Яшен уйнатып сугармын!
Аны әйтеп, урыныннан
Куба килде Идегәй.
Шам кылычын кулга алып
Чыга килде Идегәй.
Сул кулыннан кан агып,
Уң кулыңнан җан алып,
Калган хәлен бар итеп
Ора килде Идегәй.
Унике түрә, алты би —
Идегәй анда камалды.
Алар атта, ул җәяү,
Унике сөңге, алты ук
Идегәйгә кадалды.
Анда булды бер сугыш,
Камыш башын кан алды.
Анда әйтте Идегәй:
–Үлем белән куркытмаң,
Курка торган уем юк!
Үлем туры килә икән,
Котыла торган буем юк.
Илем өчен илсенеп,
Җирем өчен җирсенеп,
Халыгым өчен яхшы уем.
Күкрәк тулып җилсенеп
Көрәшкәнне халыгым
Аңладымы – белалмам!
Аңламаса халыгым,
Аңлатмастан үлалмам!
Барын бердәй аралап,
Аттан атын яралап,
Анда батыр Идегәй
Унике ирне үтерде.
Кан ярасы ачылып,
Идегәй хәле беткәндә,
Барын мырза бер җитеп,
Идегәйне бер чапты.
Башы тәненнән аерылып,
Тәгәри биреп аны әйтте:
– Барын, сиңа ни кылдым?
Берең ике булмасын!
Йортың-караң калмасын!
Ханнан ханны мин ектым,
Хан булып син дә калмассың!
Сөт урынына кан койдың,
Канымны түгеп ни кылдың?
Казан, Кырым, Аҗдаркан,
Кунымны сорап купканда,
Ни булганын анда күрерсең!
Идегәй башы аны әйтеп,
Көнгә табан әйләнде,
Әйләнгәндә янә әйтте:
– Алдагы көн агырга[547]
Без барабыз, ул килмәс!..
Аны әйтте дә җан бирде.
Идегәйнең башын кискән Барын булды,
Башын китергән Шырын булды.
Идел-йортны дау алды,
Яу өстенә яу килде,
Идегәй әйткән көн килде.
Чыңгызның куйган хан тагы
Кан тагы булып әверелде;
Хан сарае камалды.
Кырым, Казан, Аҗдаркан
Башлы-башлы ил булды,
Алтын Урда таралды.
«Идегәй» дастаны турында мәгълүмат
«Идегәй» – татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. Ул Туктамыш хан һәм Идегәй әмир турында язылган күпсанлы риваять һәм легендалардан гыйбарәт. 17–18 йөзләрдә тулысынча формалашып бетә. «Идегәй»нең алтай, башкорт, казах, каракалпак, Кырым татарлары, нугай, төрекмән, үзбәк милли версияләре дә мәгълүм.
Дастанда Алтын Урданың таркалу чорындагы катлаулы һәм каршылыклы вакыйгалар бәян ителә. Алар Идел буеннан алып Урта Азия һәм Төньяк Кавказга кадәр сузылган гаять зур киңлекләрдә бара. Идегәй – дастанның баш герое, Алтын Урдада хан хакимиятенә каршы көрәшкә күтәрелгән каһарман. Дастанда Идегәй хөкемдарның бөеклегенә, тәвәккәллегенә, батырлыгына һәм гаделлегенә дан җырлана; илдә чирек гасыр буена чагыштырмача тынычлык булдыруга китергән алдан күрүчәнлек сәясәте һәм дипломатиясе хуплана. Аның дошманы Туктамыш хан да – гайрәтле каһарман. «Идегәй»дә уздырылган төп идея түбәндәгедән гыйбарәт: илдә хакимлек өчен барган көрәш, эчке чуалышлар, үзара низаг кешеләрне зур газапка сала, илне һәлакәткә китерә. Дастанның иң элек барлыкка килгән сюжетларының татар телендә языла башлавы 17 йөз башына карый. «Идегәй»нең беренче тулы язмасын 1919 елда Н. Хәким Себердә яшәүче С. Зәйнетдиновтан язып ала. Әсәрне фәнни яктан тикшерүгә беренче омтылышлар ясалу В. В. Радлов, П. М. Мелиоранский, А. Н. Самойлович исемнәре белән бәйле, әлеге әдәби истәлекне өйрәнүгә Н. Исәнбәт зур өлеш кертә: ул Башкортстанда һәм Себердә кулланылышта йөргән версияләрне язып ала, 17–18 йөзләрдәге башка чыганакларны да өйрәнә һәм шулар нигезендә җыелма текст төзи. Текст «Совет әдәбияты» журналында (1940, № 11–12) басылып чыга. «Идегәй» дастанына нигезләнеп, Н. Исәнбәт шул ук исемдәге трагедия яза. 1944 елның 9 августында ВКП(б) ҮК тарафыннан кабул ителгән «Татарстан партия оешмасында масса политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» карары, аның артыннан үк ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросының 1944 елның 6 октябрендә чыгарылган карары нигезендә «Идегәй» «зыянлы» дип, «ханнар феодаллар» эпосы дип табыла һәм 1990 елларга кадәр аны өйрәнү тыела. Хәзерге вакытта «Идегәй»нең дистәләгән варианты бар. 1990 елда дастанның С. Липкин тарафыннан 1942 елда рус теленә тәрҗемә ителгән варианты басылып чыга.
547
Агыр – олылык, хөрмәт. Идегәйнең бу сүзе «Алдагы көннең бәхетенә без үзебез барабыз, ул үзе килмәс» дигәнне аңлата.