Күпне белгән, күпне күргән,
Кадерләүгә ия карт,
Безне сиңа хан җибәрде,
Кадерләүгә ия карт!
Ханым түрәм Туктамыш
Өенә сине чакырды.
Кунак булсаң ни булган?
Ханым белмәгән эштән
Хәбәр бирсәң ни булган?
Анда Субра ерауны
Биленә пута будырып,
Яңакларын бәйләтеп,
Азауларын чиратылган
Чи ефәк белән чорматып,
Алтынлы көймәгә менгезеп,
Култыгына җизле таяк сөятеп,
Кулына алмас кундырып,
Күзенә сөнбел сөрттереп,
Үтрек – ялган димәскә
Иман шәһадәтен искәртеп,
Ханга алып киттеләр.
IV. Туктамыш ханның Субраны җырлатып, Идегәйне сынаганы
Сыпра сынлы суп ерау,
Алып бер җитеп килгәчтән,
Иңкәеп өйгә кергәчтән,
Туктамыштай олы хан
Ике утырды, бер торды,
Эчке баштан юл бирде.
Анда өлкән туй ясап,
Күк түбәдәй түбәгә
Ак чатырлар кордырып,
Түрә-картын җыйдырып,
Хан-хәзрәт ала күзен
Як-ягына каратты.
Ирдән ирен җыйдырды,
Бидән биен җыйдырды.
Кобогылны сыныем дип,
Дәрәҗәгә чигием дип,
Анда хәбәр кылдырды.
Чапчагы[130] белән сары бал,
Аны да кулдан күтәртеп,
Ак утауга китертеп,
Идегәйне аякчыга[131] куйдырды.
Сары баллар салдырып,
Субрадаен ерауга
Өч тустаган бал бирде,
Балны җитеп алгачтан,
Алып бер аны салгачтан,
Чала бурлы[132] булгачтан,
Субра ерау анда әйтте:
– Тим-тим Чуар, Тим Чуар[133],
Чабылган аттан тир чыгар.
Ак мамыктан бүз[134] чыгар;
Акыллы ирдән сүз чыгар;
Йөз туксан биш яшәгән,
Җаны-сөяге какшаган,
Азауларын тездереп,
Ак ефәк белән бәйләгән
Бер алҗыган картыңмын! —
Миндәй ирдән ни чыгар?
Ни чыгар, ай ни чыгар!
Әйтер идем, телем килмәс,
Әйтмәс идем, күңел тынмас;
Коры үләндә дым булмас,
Коры сөяктә май булмас,
Акыл кайткан картларда
Хан тыңлардай сүз булмас,
Хан тотса да, халык тотмас,
Халык тотса да, хан тотмас;
Халык белән хан бозылышса,
Арадан үтәр юл булмас.
Янәдән әйтеп ни әйтим:
Ни бер җайман авыз карт икән дирләр, әй!
Ни белсә, шуны әйтә икән дирләр, әй!
Тәстә-тәстә бал бирче!
Сирпелдерми алып килче!
Бал бөйрәккә[135] төшкәндә,
Бал белән бөйрәк пешкәндә,
Күңрәнә биреп[136] әйтием:
Менмәгә бирсәң җәбә[137] бир —
Тибенгедән[138] тир чыкмас;
Чөймәгә бирсәң карчыга бир —
Канҗагаңны[139] буш итмәс;
Кимәгә бирсәң кара бир —
Эче тузмый тышы уңмас;
Сөймәгә бирсәң сылу бир —
Ак сарайга сөйкәнеп
Елый калса кем алмас?
Җикмәгә бирсәң атан[140] бир —
Арышы сынмый мыгаймас[141];
Саумага бирсәң кысрак[142] бир —
Кукрайга[143] тигән суыкка тими суалмас[144].
Ерау балны эчкәндә,
Бал йөрәккә төшкәндә,
Туктамышка янә әйтте:
– Иделдә булды илле хан,
Җаекта булды ялгыз хан,
Ире ханның уагы,
Уак[145] ханның иресе —
Карт бабаң да хан иде,
Алымы синнән аз иде,
Биреме синнән күп иде,
Тулга да тулга дисез,
Җырла да җырла дисез,
Ни җырлаек сезләргә?
Ни бирерсез безләргә?
Туктамыш хан анда әйтте:
– Ал кара кеш тун бирим мин сиңа,
Сайлап алып кияр булсаң, ераучым,
Кыңгыраулы күк карчыга бирием,
Күл кыдырып[146] чөяр булсаң, ераучым!
Алпан да тилпән йөгертеп,
Адымын җиргә куыртып,
Аргымак ат бирием,
Камчы тартмый менәр булсаң, ераучым.
Ханәкәдән артык ару бар,
Көнәкәдән артык сылу бар,
Аны да алып бирием,
Уң җиреңә ултыртып,
Аркасыннан сөяр булсаң, ераучым!
Аякчым булып утырган
Анау да торган Кобогыл,
Аның да нинди ир икәнен
Әйтеп тә бирер булсаң, ераучым!
Азамат ир Туктамыш
Субрадаен ерауның
Иңсәсенә кара самур[147] тун бирде,
Үз кулыннан бер сараяк бал бирде.
Сыпра сынлы суп ерау
Сараякны алгачтан,
Аны авызына алмастан,
Идегәй белән Җанбайны
Кашына ымлап алдырып,
Киң Җанбайның йөзенә
Сорау биреп аны әйтте:
– Бездән борын заманда
Тунику[148] атлы хан үтте,
Яу булганга яу булды,
Ил булганга ил булды.
Олы ханның уагы,
Уак ханның олысы
Туникуга баш иде.
Тунику күктән ашканда,
Кытай йортын басканда,
Аның олы вәзире –
Тат торуны Колатай,
Даладан табып бер бала,
Тарун[149] булып үстерде.