2
– Кызлар,Вакыт җитте су коенырга! —Бу сүз сигнал булып сизелә,Җил сирпегән чәчәк төркемедәй,Яр астына кызлар сибелә.
Дулкын бәрелеп торган ташка басып,Кызлар чума суның төбенә,Батмый калган кара толымнарыҮргән камчы булып күренә.
Ә Саҗидә әле журнал укый,Күзләреннән нурлар чәчелә,Җилсез таңда яуган йомшак кар күк,Шомырт чәчәк коя чәченә.
3
Кич.Бик ерактан салмак кынаАй үрмәли тауның башына,Кызлар эштән туктый,Өс-баш алмашалар,Иркәләнеп айның каршында.
– Кызлар, киттек,Соңга калабыз!– Соң, көймәләр?– Әнә тегендә.
………………..Ә Дим калды бер ялгызы,Тик ай йөри аның төбендә.
1929
Гармун турында
ТабигатьнеңНечкә матурлыгын,ТормыштагыШатлык, кайгыны,Компас булыпШагыйрь сизә алмаса,Көзге яфрак кебек кайгылы.Кайда минемШаулы йөрәк,Киң тугайны җырлап гизмәгәч,Кайда минем шагыйрьлегем,Тальян гармун моңын сизмәгәч!Гармун безгәКүп җырлады,Аз җырладык аның турында,Тукай мәрхүм оныткандыр.Һади Такташ әйтә:– Ерунда.
Матур кызлар алар ерунда,Ә мин җырлыйм гармун турында.
* * *
Гармун хокук алдыТеләгән көенТеләсә кайда басып көйләргә,Рөхсәт итегез миңаТеләгемнеГармун кебек иркен сөйләргә.Гармун,Үпкәң зурдыр,Үпкәң зурдыр бик күп кешегә,Чөнки әлеНечкә серләреңнеТик бер Туиш ага[1] төшенә.Гармун, дуслар,Футурист түгел,Ул реалист,Лирик, юморист.Җырчы, артист,Актив комсомолец,Алкоголик тотса,Фу-ту-рист.
Тукта,Карыйм тәрәзәмнән,Зәңгәрләнеп әнә таң ата.Әтәч, колачын җәеп,Саф һавадаТаң хәбәрен илгә тарата.Бизгәк тоткан кебекКалтыранып,Калкып-калкып сайрый сандугач.(Ил чәчәкле чактаМатур сайрый,Бик тиз сыза менәКар булгач.)Гармун йоклый таңда,Изелеп йоклый,Чабатасын чишеп ташлаган,Баш астында салам,Өстә бишмәт,Астан салкын бәрә башлаган.Гармун, дуслар,Мещан түгел,Скрипка кебек назланмый,Җырлап озатаСалкын көзне,Җырлап каршы ала язларны,Гармун кызлар белән шаяра,Җырлап ала шулай кай ара:«Ак Иделдән агып киләАп-ак юка йомычка,Кызлар егермедән узса,Кала заемпомочка».
Ә менә кич,Урман тынган,Халык арып җиргә сузылган.Көн буенча эшләпАның көче —Хисе, мәхәббәте тузылган.Ник соң киченӘтәч җырламый,Ник сайрамый сары сандугач,Ә бит кичен кирәкМоңлы дәртләр,Каның арып куану сагынгач.Тик шулвакытБер кырыйданТальян гармун сызып җибәрә.Шунда йөрәкМоңнан ташый,Җыры җәелә якын-тирәгә:«Ап-ак каен, яфраккаеңҖилдә сөйләшә икән.Апаң булса, җизнәң була,Җиңгәң көнләшә икән.Их, егетнең йөрәге,Йөрәгендә терәге,Нарат кебек яшь егетнеңЭштә була теләге».
Их, ул гармун,Тальян гармунҺәр йөрәкне үзенә алдыра,Ярсу йөрәкләрнеңМәхәббәтенКиң кырларда мәңге калдыра.Телгә бай ул,Радио ашаБөтен дөнья белән сөйләшә,Аның йөрәге —Безнең йөрәк,Ул хисләрен безгә өләшә.Дуслар,Тальян гармун кебекЯкын күрәм сезне,Гайбәтләрдән ерак качарсыз.Вәгъдә итәм:Мин өйләнгәч, кызыл туемныТальян гармун белән ачарсыз…
1929
Бирегез гаррины
16 яшьлек Америка пионеры Гарри Айзманны эшсезләр демонстрациясенә катнашкан өчен полиция 5 елга төрмәгә утыртты.
Пионерлар мине«Абый!» диләр,Мин зурмыни абый булырга?Телим әлеСезнең беләнЗвенода ун ел торырга.Бүген газет укыдым,Ә Айзман —Ә Айзман тагын төрмәдә,Җыелыгыз!Миллион тавыш!Җавап бирик шушы төрмәгә.Нью-ЙоркныңТирән урамындаАчлар шаулый барысы эш сорап;Гарри шундаТрибунадаЭш сораша бергә тиң сулап:– Юк, сез, – ди ул, —Кул сузмагызБезнең ана – Совет иленә.Чүкеч белән,Чүкеч беләнМиллионерның симез биленә!..Шуның өченУл яшь балаТагын атлый төрмә эченә…Ул атламый,Жандарм аныКөрәш мәйданыннан күчерә.Эх, буржуйныңЧерек тешеАйзманны тели чәйнәргә.Курыктыңмы,ТотындыңмыПионерны инде бәйләргә?!Җир шарыныңБөтен пионерыБертавыштан, әйдә,Бәр бире:– Бирегез безгәАйзманны,Чыгарыгыз безнең Гаррины!