Выбрать главу

Ни әйтә ала Сәлим хан имче, албасты, ырымчы, сихерче, әфсен укып әле япь-яшь кыз сурәтенә, әле төлкегә, кирәк икән тычканга әверелә алган Чәчкә-анага? Аңа ничә яшь икәнен берәү дә белми. Кыз сурәтенә кереп, яшь егетләрне үзенә гашыйк иткәли, дип тә сөйләштерәләр.

Ни өчен әнә шундый кешене сарайга елыштырды соң Сәлим хан? Мәҗбүр булды, үлем түшәгендә яткан угланы мәҗбүр итте. Көннәрдән бер көнне Хаҗи угланы аяктан егылды – авырып китте, тәненә сары төс ятты, күзләре ни атасын, ни анасын танымас булды. Угланны ул вакытта сарайда хезмәт иткән табиб Таҗетдин сәламәтләндерә алмады. Ә ханбикә Зөбәрҗәт үрсәләнде: беренче балалары, Болгар тәхетенә утырасы углан бала! «Йә угланны терелтәсең, ханым, йә мин синнән китәм!»– диде тәкәббер вә горур бикә. Кыю вә тәвәккәл иде Сарбай хан кызы Зөбәрҗәт. Ахыр: «Чакыр Ык буенда яшәгән Чәчкә-ананы, ул шифа тапмаган чир юк, дип әйтәләр», – дип кырт кисте.

Сәлим хан, нишләргә белми, тәмам югалып калды. Халык ни әйтер? Бигрәк тә шәех Игәнәй? Чөнки моңа кадәр Чәчкә-ана кебекләрне, шәех Игәнәй кушуы буенча, мөтәгассыйб мөридләр елгага батыра килделәр. Иделгә ташларлар иде дә батып үлгәннәренә: «Бусы изге җан булды, нахакка ташлаганбыз», – дип, мәетне алып чыгарлар иде, кадерләп күмәрләр иде. Ә инде көч-куәтләре җитеп йөзеп чыга алганнарын тотарлар иде дә: «Моны Аллаһы Тәгалә кабул итмәде, языгы башыннан ашкан», – дип, үтереп, урманга ерткычларга илтеп ташларлар иде. Сихерче дигән карчыкны – Чәчкә-ананы – сарайга дәшкәч һәм теге үлеп яткан баланы атна-ун көн дигәндә аякка бастыргач, мөридләргә сихерчеләрне хөкем итүгә чик куйды Сәлим хан. Хәтерендә, ул Чәчкә-анага ышанмаган иде. Теге килгәч, барысын да авыру углан яныннан куып чыгарды, хәтта баланың анасына да калырга кушмады. Атна дигәндә, Чәчкә-ана серле бүлмәдән авыру угланның кулыннан тотып, җитәкләп ата белән ана янына чыкты. Бала елмая, зәгыйфь тавыш белән булса да сөйләшә иде инде. Әйе, шаккатмаслык та түгел иде шул. Аннары инде, шәех Игәнәйнең котыртуына карамастан, Сәлим хан сихерчеләргә кагылдырмады. Аларга тигән мөридләрне зинданга яптырды, ат койрыгына тактырды. Шушы көннән Чәчкә-ана олуг хан Сәлимнең кадерле кунагына әверелеп китте. Әмма карчык Сәлим ханда озак юанмады, Ык буена китеп барды. Олыгаюы идеме, Болгар камның үлемен ишетеп, күңеле кайтуы идеме – Сәлим хан белмәде. Шуңа карамастан хан аны һәр бәйрәмгә Бөек калага чакырды, сараенда каршы алды, кадерле кунагы итеп түренә утыртты. Сәере шул иде: Чәчкә-ананы сарай табибы Хәсән дә якын итәр иде.

Шул мәлдә сарайга чакыртылган табиб Хәсән, аңа ияреп әмир Илһам килеп керделәр.

– Илһам углан, – диде Сәлим хан, тегеләр исәнләшүгә. – Бүген-иртәгә Булат белән Гали оланнарга ундүрт яшь туладыр. Баян баһадир аларга каеш-кылыч бирер. Инде вакыттыр. Балигъ булулары шуннан башланыр. Бәйрәмнән соң вәзир Исхак белән яңа кала нигезен карарга китәрләр. Кем белә, Яңа кала икесенең берсенә булып куюы бар, барысын да белеп торсыннар, булачак кирмән-кала нигезен үз күзләре белән күрсеннәр. Киләчәктә иң дәү калаларның берсе булып куюы бар, Аллаһы Тәгаләнең амин дигәненә туры килеп, дим?

– Бара күрсеннәр, атам.

– Хуш, углан. Инде син тыңла, табибым Хәсән. Сине Олуг Мөхәммәт Үргәнечкә дәшә… барырсың. Миннән фатиха.

– Ханиям, – диде табиб Хәсән һәм як-ягына каранып алды. – Үргәнечтә абам Таҗетдин, анда бару минем күптәнге хыялымдыр.

Сәлим хан чак кына: «абаң вафат, табиб Хәсән» дип әйтми калды.

Сарайга, кабаланып, каравылбаш Таймас баһадир килепкерде. Керде дә туп-туры хан каршына узды, баш иде. Моңа берсе дә гаҗәпләнмәде, каравылбашны берәүнең дә тоткарларга хакы юк иде.

– Ханым, Җаек елгасын бер авыл Мәләкәс ыруы кичеп чыкты. Илтабарлары Аучы Тимер атлыдыр. Яшь. Чарасыз. Атасы яуда ятып калган. Теләге – ил-җиребездә авыл торып калудыр.

– Ыруы зурмы, күче, дим?.. Илтабар үзе килдеме?.. Ни каттың, илтабар Аучы Тимернең ыру-оясы зурмы, дим?..

– Илтабар үзе монда, үзе әйтер, ханым.

– Бусагабаш, алып кер Илтабарны!

Сәлим хан каршына яланбашлы, табгач ефәгеннән күлмәк кигән, биленә киң каеш буган, сынбатлы, нык гәүдәле илтабар килеп басты. Ул ханга күз салмады, бер тезенә генә тезләнеп, ханга баш иде.

– Бөек Болгар ханы Сәлим ата, җирегезгә авыл торырга игелек бирсәгезче. Җир-суымны мәңгелләр[1] яулады, атамны һәм батыр ямдашларымны үтерделәр, ир-атларны әсир иттеләр, хатын-кызларыбызны нүкерләренә[2] өләштеләр. Бик азыбыз гына качып котыла алдык. Чарасыздан каршыгызга килеп баш оруым, хан…

вернуться

1

Сүз монголлар турында бар

вернуться

2

Нүкерләр – алгы сафта атлаучы сугышчыла