Выбрать главу

– Сәлим хан, Болгарда качкыннар юк, дип мактанды. Булмаганны сөйләмәсәнә, олуг вәзир.

– Син ишетмәдеңмени әле, казый, качкыннарның башы Тубыкбай баһадирның туганы Җик Мәргән икәнне? Ул, Сәлим хан аның ишләренә кагыла икән, мин аны тыныч яшәтмәм, дип әйтеп әйткән икән, диләр.

– Җик Мәргән атаман! Олуг вәзир, син миңа агасы белән бәхәскә кергән Җик Мәргән турында сөйлисең икән, ишеткәнем бар, нигә булмасын ди. Җик Мәргән әмир Хаҗи урманнарында сукбайлык итә. Ишләре күп түгел. – Казый Баштак як-ягына каранып алды. – Беләсегез килсә, олуг вәзир, хан аңа үзе тимәскә кушты. Ике туган ызгышалар икән ызгышсыннар, безгә кысылырга ярамас, диде. Җик Мәргән Бачман баһадирның сеңлесе Зәйтүнәгә гашыйк икән. Тегесе көнаралаш урманга – аның янына чаба, диләр. Кыз үзе дә бик чая, үткен, кыю икән – уктан да ала, кылыч белән дә орыша, ир-аттан бер дә калышмый икән. Иш ишне тапмый буламы? Табышканнар әнә. Түр урам сәүдәгәре углы яучысын, әйтсәң дә оят инде, йомшак җиренә тибеп чыгарып җибәргән, диләр.

– Ә син уйланганың юкмы, казый, әйтик, качкыннар нигә гелән әмир Хаҗи урманнарына килеп сыена, баллымы әллә ул урманнар? Димәк, анда аларга торыр шартлар бар, димәк, аларны әмир Хаҗимы, башка берәүме ашата, ә кирәк чакта… Кыскасы, казый Баштак, әмир Хаҗи тиздән атасыннан аерылып чыкмагае – мөстәкыйльлеккә омтыла ул. Сәлим хан вакытында чарасын күрмәсә, әмир үзенә бер дәүләт тә төзеп куяр. Әнә хәзер башкала өчен яңа кала салырга булды бит хан, шул булыр әмир Хаҗиның мәркәзе. Җиде су юлы чатында. Инде бераз шәйләдеңме кая таба бара эшләр Болгарда, казый Баштак?

– Борчылма, олуг вәзир, казый Баштак ул хакта белә. Син дә, олуг вәзир, Сәлим ханнан бер дә ким түгел, миңа калса, аннан күп тапкыр акыллыраксың да кебек. Нәкъ менә акыллырак булган өчен, бүген ул сине хөкем итмәкче, олуг вәзир. Тәхет ул һәрчак орыш кыры булып торды. Бездән соң да шулай булыр. Әйтик, әмир Хаҗи нигә атасы белән килешми? Тубыкбай баһадир белән Җик Мәргән турында әйтеп тә торасым килми. Сәлим ханның энесе Мөхәммәтгалимбәк тә илгә кайтып тәхеткә утыру хакында хыялланып йөри ич әле. Дала тармы аңа? Хан кызына өйләнде, кул астында бербөтен алай[3], диләр. Ә аның илгә кайтып тәхеткә утыруы бар. Бик бар.

– Телең ни сөйләгәнне колагың дөрес ишетәме, Баштак казый?

– Ишетә, дөрес ишетә, олуг вәзир. Гаебем булса, кичерә күр. Җәллад балтасы астына муенын куярга торган кеше белән яман итеп сөйләшәсем килми. Хан сине нахакка рәнҗетте. Бу хакта үзең дә беләсең! Мәгәр алар барыбер сине тыңламас.

– Син нигә монда, менә син нигә?!

– Мин, олуг вәзир, кеше кулындагы кеше. Минем дә берзаман баш казый буласым килә. Максатсыз адәм – очламаган каләм, ди әнә хан кәтибе. Баш казый булып алсам, мин кешеләрне нахакка рәнҗетмәс идем. Сиңа хан вә аның куштаннары түгел, Аллаһы Тәгалә җиңеллек китерер. – Казый Баштак ишек ягына карап алды. – Хак булса, олуг вәзир, хан оныгы Гали Үргәнечтә, диләр. Имеш, исән икән.

– Тиле дигән саен тигәнәк буе сикермәсәнә, казый Баштак. Хан оныгын мин үзем күмеп кайттым. Үз күзем белән карап тордым. Теге дөньядан әйләнеп кайткан кешене моңа кадәр күргәнем юк иде әле.

– Кам ни кылды соң аның белән? Алар күз буа белә. Күзеңне буганнардыр әле, олуг вәзир!

– Анда бер мин генә түгел, йөзләгән кеше иде, казый. Ишетәсеңме, йөзләгән кеше. Мин бу хөкемне үзем теләп алдым, казый. Үзем. Сәлим хан үзенең куәтен расларга тели һәм ул аңа ирешер кебек. Моңа ирешү өчен мин аңа үзем ярдәм иттем. Ашыккан атның башына сугалар. Мин ашыга төштем, ханнардан күбрәк белә башладым, ә алар үзләреннән акыллы кешене кичерә белмиләр. Бу хәл бик борынгыдан килә, казый Баштак, бик борынгыдан, фиргавеннәр заманыннан ук. Тәхеткә утырган һәр фиргавен үзен Алла итеп күрсәтергә теләгән. Соңрак бу чир хетләргә, аннары бавилләргә, аннан фарсыларга, румнарга, каганнарга, ханнарга, кенәзләргә күчә. Әмма бүгенге халык мең еллар элек булган халык түгел инде. Ханның Алла да, пәйгамбәр дә түгел икәнлеген бик яхшы беләләр. Ни өчен хан үзеннән акыллыларның башларын кистерә?.. Моны ул Аллаһы Тәгалә исеме белән эшли. Мәгәр җәмәгатьчелек инде аңлый башлады, хан вә кенәзләр гап-гади кеше икән. Кылган явызлыклары өчен аларны үтерә башладылар. Андрей Боголюб, мәсәлән. Халык үзенә тиң кешене, ягъни гади ханны, күңеленә якын ил агасын тәхеткә утыртырга тели. Әмма моны эшләргә халыкка дин әһелләре ирек бирми. Дәүләт кенәзсез дә, хансыз да булмый. Әйе, алар хәзер Алла да, пәйгамбәр дә түгел, аларның коллары, әмма гади халыкны кол итүче коллары, сүзе бернинди йөк йөртмәгән ил агасы. Ә без аңа буйсынырга тиеш, баш иеп, алар әмерен карусыз үтәргә. Әнә шундый йөкне үтәп кайтты күптән түгел вәзир, казый Баштак.

вернуться

3

Алай – гаскәр.