– Син дә, мин дә, шәех, бүгенге көннән Ходай кулындадыр!
– Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән, ҖикМәргән!
Шәехнең сүзләрендә Җик Мәргән кисәк кенә аңлый алмаган хаклык бар иде. Болгарга килгәч, Тәтеш шәехнең дөньяга карашы шактый үзгәрде, ул инде тирә-юненә җизнәсе Пәһлеван Мәхмүт күзе белән карамый иде. Мәдрәсәдә дөньяви хәлләрне өйрәнү бер нәрсә булса, халык арасында яшәү бөтенләй башка нәрсә икән ич!
Тәтеш шәех шулай дигәч, Назлыгөл аңа карап елмаеп куйды. Шушы елмаю шәехнең йөрәгендә мәңгегә уелып калыр дип кем уйлаган. Кызны яңадан шулай елмайтыр һәм үзенә каратыр өчен, шәех теләсә ни кылырга да риза иде.
Учына бер янчык алтын керсә дә, никах укып торганда ук инде Тәтеш шәех ике юлның берсен сайлаган иде. Әйе, ул ханга, көчләп никах укырга мәҗбүр иттеләр, дияр. Әүвәл ошбу кол егеттән котылырга тырышыр, аңардан талаки хали дип әйттерүгә – хатынын аерып, хан кызын үз иркендә калдыруга ирешер, аннары…
Иң мөһиме, ул хан кызын күрә алды. Аның елмаюын күрү өчен генә дә гайре булмаган хәлләр кылырсың. Ә насыйп итеп, үз кулына төшерсә?..
Тәтеш шәех оста Дәүран өендә озын-озак юанмады, тизрәк китү ягын карады. Җик Мәргән аны капка янына кадәр озата чыкты, хәерле юл теләде. Менә котылды да. Һәрхәлдә, никах укыганда тотмадылар. Мәгәр үз-үзен шулай тынычландырса да, кайта-кайта никах укыган өчен алган алтын шәехнең уч төбен пешерә башлады. Ни белән бетәр бу хәлләр? Шиге калмады, ул никах укуы хакында ханга хәбәр итәр. Тик кайчан һәм хәбәр иткән хәлдә соңы ничек бетәр? Аерылырга теләрме хан кызы колчура Дәүраннан? Хәер, теләде ни дә, теләмәде ни, моны атасы эшләр, Сәлим хан. Дәүранны юк итәр, ирсез калган кызына башка чара калмас, Тәтеш шәех ягына карар, бая караган кебек һәм инде үз итеп. Карар да елмаер, елмаймаса елмаймасын, тора-тора елмаер, дөнья бу…
Хан кызындагы гүзәллекне ул ни белән чагыштырырга да белмәде. Фәрештә дияр иде – фәрештәләрне күргәне юк, хур кызы дисә – бәлкем, хур кызына туры киләдер? Шәех Тәтеш өчен гүя күк капусы ачылды, гелән бертөсле булган дөнья гүзәл манзарага әверелде.
Тәтеш шәех берәүне дә күрмәде, күрер халәттә дә түгел иде, ул ашыга-ашыга өенә кайтты. Аны ниндидер шәүлә капкасына кадәр озата килде, өенә генә кермәде. Тәтеш шәех кабаланыбрак өенә керде, ишекне бикләде һәм шунда гына иркенләп сулыш алды.
Ахыр, бераз тынычлангач кына, аннан-моннан гына тәһарәт алды да намазга утырды, әмма ни тырышса да, хан кызын күз алдыннан җибәрә алмады. Изге китап юлларын әйтә генә башлый, гүя телен бәйлиләр дә күңелен шуңа таба борып җибәрәләр иде. Ахыр чиктә ул күз яше белән хан кызына мәхәббәте хакында сөйли башлавын абайлап алды һәм, куркынып, тирә-ягына төкеренде, янә «бисмилла» сын кабатлый башлады, иллә тагын хан кызы күз алдына килде, тагын мәхәббәтен сайрарга кереште. Яз көнендә чыгып килгән кояшка караган чәчкә кебек, ул да Назлыгөлдән гайре беркемне дә күрмәде, ә теле белән ул идарә итми иде инде, гүя теле аныкы да түгел иде.
Хәзер ул шигырь язса, хан кызына багышлар, чәчкә үстерсә, аңа өзеп бирер. Намаз укылмагач, изге китапны кулына алды, ант итте. Әйе, аңа бәлкем, хан кызына булган мәхәббәте юлында башын салырга туры килер, иллә ул чигенмәс, хан кызын яратыр, яратыр, яратыр…
Кунакка гаскәр белән бармыйлар. Килешми. Кем булса да: ханмы ул, баһадирмы, меңбашмы, йөзбашмы, ниһаять, гади сәүдәгәрме. Ә Сәлим хан угланы әмир Хаҗига кунакка алты мең азат белән юлга чыкты. Хан ашыкмады, Яңа кала Бөек каладан ике көнлек юлдыр, аның юл өстендәге Ибраһим каласына кереп чыгасы килә иде. Ибраһим каласыннан шактый дәгъвалар килә, тарханның кулы тик тормый икән, дигән сүзләр йөри. Аннары бер дә кайгырасы юктыр, аңа багучылары барысын да хәбәр итеп торалар. Үз ягыннан Сәлим хан чарасын да күрде: яңа калага таба берәүне дә җибәрергә кушмады. Угланы әмир Хаҗи башкаласы иткән Казанга көтмәгәндә килеп керәсе килә иде һәм, иң мөһиме, гаскәр белән. Шуннан угланы нәтиҗә ясар.
Сәлим хан юлга арбада чыкты, ат өстендә йөргәндә эче төшә иде. Картлык галәмәтедерме, бу хәл бик еш кабатлана башлады. Шуның өчен Сәлим хан бөтенләй атта йөрмәс булды. Арбага да хан кат-кат мендәр салдырыр, атларны бик куалатмас иде. Гаскәр башы итеп баһадир Баянны куйды. Баһадирның ертаюл азатлары[4] ярты көнлек юл чамасы алдан баралар һәм юлда күргән-ишеткәннәрне ханга җиткереп торалар иде. Сәлим хан аларны тыңлыйсы килми, бу вазифаны вәзире Камайга йөкләде, үзе исә йокымсырап бара бирде. Вәзире Камай исә чаптар килгән азаттан һәммәсен дә тәфсилләп сорашты, барысы хакында да белергә тырышты.