Выбрать главу

– Җәллад, – дип кычкырды Сәлим хан, – үтә хөкемне!

Сәлим хан тархан Садыйкның башын чапканны карап тормады, үлем җәзасын бирсә дә, кан исен яратмый, башы әйләнә торган иде.

32

Ләкин хан булгач, кан исен татымыйча яшәп булмый икән шул, кан исен, җитмәсә, үз халкының кан исен Сәлим ханга Казанга килгәч тоярга туры килде. Ә бит нияте бер дә алай түгел иде.

Атасы олуг ханның гаскәр белән Яңа калага кунакка килергә кузгалуын әмир Хаҗи ишеткән иде инде. Хәтта бу хәбәрне барча кала халкы белә иде. Шуннан китте имеш-мимеш, сафсата, гөман итүләр, юраулар. Берәүләр, хан каланы яулап алырга һәм оныгы Булатка бирергә тели икән, дип юраса, икенчеләре, ханның бу чарасында бернинди дә хилафлык юк, дип тартышты. Өченчеләре, кирмән диварларын тизрәк өеп бетерергә кирәк, кунакка гаскәр белән йөрмиләр, хан каланы юк итәргә килә, дип, базар, урамнарда ук кычкырып йөри башладылар. Каладагы имеш-мимешләрне багучылары түкми-чәчми әмир Хаҗига җиткереп тордылар. Әйе, гаскәр белән кунакка килмиләр, атасы Казанга бер-бер ният белән кузгалгандыр, дип, әмир Хаҗи чара күрергә кереште. Иң әүвәл Иске Казанга ямчы җибәрде. Бачман баһадирга гаскәре белән Яңа Казанга килергә боерды.

Халык теленә Иске Казан, Яңа Казан дигән исемнәр керә башлаган иде инде, әмир Хаҗи да һәр хатны Иске Казан һәм Яңа Казан дип яза башлады, гәрчә Иске Казан Яңа Казаннан ярты көнлек кенә юл ярында торса да. Хатны алуга, Бачман баһадир икенче көнне иртәнге якта биш мең гаскәре белән Арча капкасына килеп тә туктады. Баһадирның гаскәрен әмир Хаҗи кирмәнгә урнаштырырга һәм өелеп бетмәгән Нугай капкасы тарафындагы диварны төгәлләргә кушты. Диварны өеп бетерү өчен оста Дәүранга өстәмә төстә ташчылар бирелде. Капканы утырткач, аның эшен карарга әмир Хаҗи үзе килде. Башкарылган эштән канәгать калып, азатларга һәм ташчыларга берәр алтын өләшергә боерды. Шуннан соң ике-өч ямчысын Кашанга, ике-өчен Шайтан каласына җибәрде. Кулларына фәрман тоттырды. Бикәсе белән тимерче Әхмәтне һәм аның углы Бәкерне ашыгыч төстә Яңа Казанга[5] чакыртты. Кашан вә Шайтан калалары Яңа Казаннан ерак булмаса да, әмир чакырган кешеләр икенче көнне кичке якта Әрмән капкасы янына килеп туктадылар. Акбикәне әмир Хаҗи үзе каршы алды, әмир янында Бачман баһадир да бар иде, бикә, күзләре белән генә булса да, иң әүвәл аның белән сәламләште. Күрдеме моны әмир, юкмы, күреп, күрмәмешкә салыштымы, әмма Җик Мәргән чамалады һәм янәшәсендә торган Зәйтүнәсенә:

– Абыең һаман бикәне ярата икән, – дип пышылдады.

Зәйтүнә бер сүз дә әйтмәде, әйтергә хакы булмаудан түгел, ул моны күптән белә иде инде. Бары тик авыр итеп көрсенеп кенә куйды.

Әмир Хаҗи моңа кадәр беркайчан да ашыгып карар чыгармады. Хәзер исә ул ашыкты, каударланды. Иң әүвәл Кашан һәм Шайтан каласыннан килгән халыкны – куштаннарны, Тәтеш шәехне сараена дәште һәм, тегеләр килеп, һәммәсе дә урнашкач:

– Тимерче Әхмәт! – дип кычкырды.

– Мин монда, әмирем! – диде тимерче Әхмәт, халык арасыннан алгарак чыгып.

– Тимерче Әхмәт, син монда азатларың белән килдеңме?

– Азатларым белән, әмирем! Тик азатларым барысы да тимерчеләрдер, әмирем!

– Мин сине, тимерче Әхмәт, Яңа Казанга тархан итәм, – диде әмир һәм шәех ягына карап алды. – Тәтеш шәех тә фатихасын бирә.

– Әмирем, мөмкин хәлме, мин бары тик тимерче, корал ясаучы!

– Углың да мондамы, кала тарханы Әхмәт?

– Кала тарханы? – дип гаҗәпләнде тимерче Әхмәт һәм тураебрак басты.

– Әйе, син ошбу мизгелдән тимерче түгел, кала тарханы, – диде әмир Хаҗи. – Каладагы һәммә кеше – чүлмәкчеме ул, арбачымы, чит ил сәүдәгәреме, тау ягыннан килгән чирмешме— һәммәсе дә сиңа буйсына. Син – миңа!

– Баш өсте, әмирем, баш өсте! – диде тархан Әхмәт, куанычыннан ни кылырга белми.

Тархан Әхмәт янына чуен кайнатучы углы Бәкер килеп басты. Янәшәсендә урыс кызы, егет марҗасын кулыннан тоткан. Моны күреп, әмир Хаҗи көлемсерәп куйды.

– Оста Бәкер, сине ниндидер таш ата торган утчагыр[6] ясаган, диделәр. Хакмы шул?

– Аңа Табгачтан китерелгән дары кирәк, әмирем! Аннары ул берәү генә.

– Шайтан каласындамы утчагырың?

– Шайтан каласында, әмирем!

– Иртәгә үк утчагырың Яңа Казан диварында булсын, оста!

– Булыр, булыр, әмирем! – дип атылып, әмир Хаҗи каршына барып басты тархан Әхмәт. – Алып килер ул аны. Үзем оештырырмын.

– Юк, тархан, утчагырны Бачман баһадир китерер, – диде әмир Хаҗи.

Бачман баһадир әмир ягына карамый гына баш иде.

– Инде фәрманым тыңлагыз, Кашан вә Шайтан каласы оста Бәкер кулында калыр. Тарханын соңрак билгеләрмен! – диде әмир Хаҗи һәм таралырга дип ишарә ясады.

вернуться

5

Яңа Казан – әүвәл «Яңа кала» дип аталса да, тора-бара халык теленә «Яңа Казан» дип керә башлый. Соңра ул «Казан» дип кенә атала.

вернуться

6

Утчагыр – туп, пушка.