– Вәзир Камайны дәш!
– Вәзир Камай халыкны тыя, ханиям!
Бүлмәгә әмир Хаҗи килеп керде, тыенкы гына исәнләште:
– Атам, халык мине сорый, оста Дәүранны зинданнан чыгаруымны даулый. Нә кылыйм?..
– Әүвәл атаңны ашатыр идең, углан! Халык качмас, атаң ач калмасын…
– Табын әзер, атам, рәхим ит! – дип, әмир Хаҗи атасын түр якка әйдәде.
Әмир Хаҗи халык каршына атасы олуг хан белән бергә чыкты. Тоташ бер дулкын булып, мәйдан тулы халык шаулый иде, хан белән әмир күренгәч, шау-шу басыла төште. Әмир азатларга халыкны тыярга ишарәләде. Азатлар хан белән әмир чыгып баскан болдыр тирәли тоташ ихата булып бастылар, әрсезләнә башлаган кешеләрне этә-төртә читкәрәк кудылар. Уң якта әмир Хаҗи боерыгы белән салкын таш[7] ясалган, Сәлим хан шунда атлады. Ул Яңа Казанда бернидән дә курыкмый иде. Халык арасында меңбаш Таймас кешеләре. Хан турында яман сүзләр кычкыручыларны алар соңыннан булса да җыялар, кирәкле җәзасын бирәләр иде. Баш кисүдән кылыч тутыкмый. Мәйданга таба алдан атлаган хан, артына әйләнми генә, угланы әмирдән сорады:
– Оран салучың бармы? Оран салучыңны дәш! – диде.
Оран салучыны шундук хан янына китереп бастырдылар. Кирәкмәгән дәү гәүдәле, озын сакаллы оранчы хан янына килеп басуга, халык тынып калды. Халык арасыннан берәү:
– Хан, хан, оста Дәүранны нигә зинданга яптыгыз? – дип кычкырды.
Сәлим хан бертын дәшми торды, оран салучы аның авызына баккан, нидер көтә иде. Бу тамаша халык алдында кызына ата-ана рөхсәтеннән тыш өйләнгән останы хөкем итү ярармы?.. Илбашы тирә-ягына каранды, давылбазчылар, җәллады һәм казый Нисбахны күреп, янына дәшеп алды.
– Казый Нисбах, ни кылабыз?
– Дөресен әйтәбез, хан! Халык барысын да белә.
– Оранчы! – диде Сәлим хан. – Кычкыр! Кол буларак, оста Дәүран хан кызын урлаган һәм аны көчләгән, диген. Кычкыр, кычкыр!
Оранчы хан сүзләрен кычкыргач, халык бермәлгә тынып калды. Үзара бәхәсләшә башладылар, ыгы-зыгы купты. Нисбах казый, хәйләкәр төлке, эшне дөрес башлап җибәрде, әлбәттә. Яман сүз бәхәс тудыра. Халык арасында шәригать кануннарын белүчеләр бар. Ә хатын-кызны көчләү шәригатьтә яман эш. Иллә халык ышанып җитмәде булса кирәк, әйе, ничек инде әүлия кебек оста хан кызын көчләсен икән?
– Казый Нисбах! – диде, ниһаять, арадан берсе. – Ничек көчләде икән хан кызын оста? Хан кызы Бөек калада, оста Яңа Казанда…
– Урлап, урлап, җәмәгать! – дип кычкырды оранчы.
– Ялган! Халаяк, ялган, булган хәл түгел бу! Кызның үзен китерсеннәр, үзен! Үзе әйтсен!
– Чынлап та, кара халык кара сарык икән шул. Менә хикмәт. Оранчы, хан кызы авырта, дип әйт. Авырта ул, халык алдына чыга алмый, – диде Сәлим хан. – Ә менә останы китерербез.
Оранчы хан сүзләрен кычкыра торды, халык шаулавын дәвам итте. Ул да түгел, оста Дәүранны җилтерәтеп мәйданга алып менделәр.
– Оста! – диде казый Нисбах. – Сине хан кызын көчләүдә гаеплиләр. Хан кызын көчләп урлап алып килгәнсең һәм көчләп никах укыткансың. Акланыр әмәлең бармы?
– Юк, казый! Минем беркем алдында да акланасым килми, чөнки минем гаебем юктыр. Хан кызына мин яратып өйләндем.
– Ата-анасы рөхсәтеннән башка, шулаймы?
– Казый, ул – мине, мин аны ярата идем – без кавыштык. Шәех безгә никах укыды. Бу хәл гөнаһмы?
– Гөнаһ түгел, оста! Тик кызның ата-анасын рәнҗетми эшләү кирәк иде моны, ата-ана рөхсәте белән, шәригать кушканча. Әйтик, яучы җибәреп, ата-ананың фатихасын алып.
– Мин шәригать канунын бозмадым, казый, никах укыттым. Мин берәүгә дә явызлык кылмадым. Барысы да гайбәт, мин хан кызын урламадым, ул үзе бире килде, никахны да үзе теләп укытты. Дөньяда дүрт ялганчы яшәр, ди, казый: берсе әләкче, берсе гайбәтче, берсе шымчы, берсе дошмандыр. Ләкин хаклык аларны да җиңә икән. Ә менә дүрт кешене хаклык җиңә алганы юк: берсе – казый, берсе – вәзир, берсе – шәех, берсе…
– Берсе ханмы, әмирме, оста? – дип сорады Сәлим хан.
Оста Дәүран Сәлим ханга, кулын күкрәгенә куеп, баш орды. Сәлим хан «кияве» кыланышында янә Туйбикә чалымнарын күреп, әллә нишләп китте. Бу кешенең җанын кыярга хакы бармы аның? Җитмәсә, оста:
– Кичерә күрегез мине, атам! Мине бу сүзне әйтүдән мәхрүм иттеләр. Ләкин кызыгыз белән никахлашкач, сезгә «атам» диеп әйтергә хакым бардыр дип уйлыйм. Шәригать кануннарына хан да, оста да бер чамада буйсынадыр дип уйлыйм, – диде.
Әмма шуңа карамастан Сәлим хан монда да Сәлим хан булып калды:
– Җәллад, җәллад кайда?! Оста Дәүран гөнаһлыдыр!